Үткәнсез киләчәк юк
Зирекле музеенда Мидхәт Газыймов һәм район мәгариф бүлеге методисты Лилия Фәттахова җитәкчелегендә оештырылган Сталинград сугышының 70 еллыгына багышланган укучылар конференциясе булып үтте. Конференция эшендә районның барлык мәктәпләреннән үзләренең укучылары белән килгән тарих укытучыларыннан тыш, хөрмәтле кунаклар - Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы мемориал - музее җитәкчесе Михаил Валерьевич Черепанов...
Зирекле музеенда Мидхәт Газыймов һәм район мәгариф бүлеге методисты Лилия Фәттахова җитәкчелегендә оештырылган Сталинград сугышының 70 еллыгына багышланган укучылар конференциясе булып үтте. Конференция эшендә районның барлык мәктәпләреннән үзләренең укучылары белән килгән тарих укытучыларыннан тыш, хөрмәтле кунаклар - Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы мемориал - музее җитәкчесе Михаил Валерьевич Черепанов һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы БК җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гомәр Фәсхетдинов та катнашты.
Сталинград сугышы вакыйгаларына 70 елдан артык вакыт үтсә дә, әле һаман да тарихчылар кайбер яңа фактларны ачалар, әле һаман да вафат булганнарның, хәбәрсез һәлак булганнарның (югалганнарның) исемлекләрен ачыклыйлар. Конференцияне ачып, үзенең кереш сүзе белән Мидхәт абый Газыймов эзләнү-тикшеренү эшләре алып баруның бик кирәкле, мөһим эш булуын ассызыкласа, М. Черепанов әле соңгы елларда гына билгеле булган яңа фактлар белән таныштырды. Ике йөз көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышында Татарстан халкы үзенең якынча 23 мең кешесен югалткан икән. Татарстанда төзелгән 147 һәм 120 нче укчы дивизия солдатлары тулысынча диярлек бу сугышта башларын салалар. Ә калган гаскәрләр составында һәлак булучы якташларыбыз күпме булган? Михаил Валерьевич шулай ук герой-летчик М. Девятаев батырлыгының әһәмияте үзенең 9 иптәше белән немец бомбардировщигына утырып әсирлектән качуында гына түгел, ә фашистларның уран эчлеге тутырылган ФАУ-2 ракеталарының кайда урнашуы турында, эшнең нинди стадиягә килеп җитүе турында, уран бомбаларын ясау цехларының кайда урнашкан булулары турында кыйммәтле мәгълүмат алып кайтуында икәнлеген аңлатты. Әгәр 1943 елда немецлар Сталинградны алып Иделгә чыккан булсалар, моның нәтиҗәләре безнең илебез өчен нәрсә белән бетәсен (Гитлер Иделнең аръягын радиактив калдыклар полигоны итәргә уйлаган) бик тәфсилләп, аңлаешлы итеп сөйләде. Бүгенге көндә Черепанов Суворов, Кутузов, Невский, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән татарстанлыларның бүләкләү кәгазьләрен өйрәнү белән шөгыльләнә икән. Бу документлар әлегә кадәр сер итеп сакланган һәм теләгән һәркем хәзер www/kremnik.ru сайтына кереп, үзенең туганнары, авылдашлары нинди батырлык эшләүләренең тулы тасвирламасы белән таныша ала.
Андый кәгазьләрне (ягъни наградной листларны) Михаил Черепанов Яңа Чишмә районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка мобилизацияләнгән 400 дән артык якташыбыз турында мәгълүмат җибәргән. Андыйларның саны безнең район буенча гына да 3000гә җитүе ихтимал. Ә бу эш катлаулы, күп вакытны сорый һәм шул ук вакытта Зирекле музеенда ул хәтта Россия күләмендә беренче тапкыр эшләнә.
Сталинград сугышы темасына укучылар музей материаллары, гаилә архивлары, интернет ресурсларыннан файдаланып, шактый гына эзләнү-тикшеренү алып барып, бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Чыгышлар презентацияләр белән үрелеп барды. Черемухово мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Шабалдина Ольга, Утяшкино мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Сибгатуллин Айназ, Тубылгы Тау мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Минвәлиева Ленуза чыгышлары истә калырлык булды. Акбүре мәктәбеннән килгән "Мирас" түгәрәгенә йөрүче укучылар шулай ук үзенчәлекле чыгыш ясадылар. Үзләре белән алар Сталинград сугышында катнашкан авылдашларының хәзер инде үзләре дә өлкән яшьтә булган балаларын алып килгәннәр. Закиров Нургали абыйның, Харисова Мәсәния апаның үзләренең әтиләре турындагы истәлекләре, музейларында сакланучы хатларыннан өзекләр укуы күңелләрне тетрәндерде, Екатерина Бистәсе мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сударкина Виктория 1945 елның 9 маенда чыккан һәм сакланган "Красная Татария" газетасын күрсәтеп катнашучыларны шаккатырды. Кыскасы, һәр укучы үзенчә тырышкан һәм чыгыш ясаучы һәркемгә музейдан китаплар, мәгариф бүлегеннән сертификатлар тапшырылды.
Конференция эше шуны күрсәтте: сугыш темасы бүгенге көндә дә бик актуаль, хәзерге яшь буынга сугышны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләрен барлау көннән-көн авырая, чөнки аларның сафы елдан-ел кими бара. Шуңа күрә без сугыш истәлекләрен, хикәяләрне ветераннарның үзләреннән яки балаларыннан булдыра алган кадәр күбрәк язып калырга тиеш. Бу күптомлы басылмаган китап безгә, бүгенге буынга, сакларга һәм киләчәк буынга тапшырылырга тиешле васыять.
Гүзәл ШАКИРОВА,
Чаллы Башы мәктәбенең тарих укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев