Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Тормыш чоңгыллары

Өстәлемдә районда танылган шәхес, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт ага Газыймовның яңа, 1973-2014 елларда иҗат иткән һәм башка авыллардан җыелган бәетләрнең икенче тулыландырылган "Тормыш чоңгыллары" китабы. Беренчесе 2012 елда авторның 70 еллыгына дөнья күргән иде. Бернинди басмага да кермәгән бәетләрне җыеп, дөньяга чыгару - музей эшенең бер...

Өстәлемдә районда танылган шәхес, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт ага Газыймовның яңа, 1973-2014 елларда иҗат иткән һәм башка авыллардан җыелган бәетләрнең икенче тулыландырылган "Тормыш чоңгыллары" китабы. Беренчесе 2012 елда авторның 70 еллыгына дөнья күргән иде.
Бернинди басмага да кермәгән бәетләрне җыеп, дөньяга чыгару - музей эшенең бер юнәлеше, ә Мидхәт ага - чын остасы. Чаллы Башы мәктәбе укытучысы Кадрия Гыйльманованың әлеге китапта урын алган кереш сүзендә "Тормышның ачысын-төчесен татыган көчле рухлы кеше генә ихлас әсәрләр иҗат итә ала. Бу сүзләр Мидхәт Гариф улына да туры килә, аның кебек милләтпәрвәрләр булганда, туган ягыбыз тарихы, халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү, иҗат итү тукталмас...", диелгән сүзләр бар. Әйе, Мидхәт ага, олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә, якыннарын югалту ачысын татыган кешеләр кайгысын үзенеке күк кабул итеп, йөрәге аша үткәреп, фаҗига кичергән кешеләр күңеленә аз гына булса да җылылык кертү өчен (бернинди сүзләр белән юату мөмкин булмаса да!) янып-көеп бәетләр иҗат итүен, яңадан-яңа басмалар дөньяга чыгаруны дәвам итә. Беренче карашка бик гади булып тоелса да, бу бик четерекле хезмәт, аңа алда да уңышлар гына юлдаш булсын.
Әлеге зур тиражлы (350 данәдә) китапны дөньяга чыгаруда тумышлары белән Әдәмсә авылыннан булган, Яр Чаллыда яшәп, пенсиягә чыккан Габдрахман Габдулла улы һәм Сания Хәйрулла кызы Мотыйгуллиннар гаиләсе ярдәм кулы сузган. Алар ике ул үстергәннәр. Уллары Радикның бу изге эштә ярдәме аеруча зур булган. Аларга рәхмәттән башка сүз юк.
Мидхәт Гариф улының бу хезмәте дә укучылар күңеленә барып җитәр, фаҗига кичергән һәр гаиләгә ирешер дигән өметтә каласы килә. Үз китап киштәләрен тулыландырырга теләүчеләр Зирекле музеена мөрәҗәгать итә алалар.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев