Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төп чыршыны ачу

    Ки­чә РМЙ кар­шын­да­гы мәй­дан­да ра­йон­ның төп чыр­шы­сын ачу тан­та­на­сы бул­ды.

    Ки­чен ра­йон­ның төс­ле ут­лар бе­лән җе­мел­дә­гән төп чыр­шы­сы биг­рәк тә ма­тур. Ти­рә­сен­дә кар­дан әвә­ләп, боз­дан ясал­ган күп сан­лы әки­ят һәм мульт­фильм ге­рой­ла­ры, янә­шә­дә Кыш ба­бай һәм Кар кы­зы, ә төр­ле­дән-төр­ле гир­лян­да­лар бәй­рәм ру­хы, бәй­рәм ат­мос­фе­ра­сы ту­ды­ра.

    Чыр­шы ачу тант­ана­сы "За­жи­гай" төр­ке­ме баш­ка­ру­ын­да "С­нег за­ме­та­ет" җы­ры бе­лән баш­ла­нып кит­те. Ан­нан соң чыр­шы яны­на "Ис­ке" ел чык­ты һәм ида­рә итү хо­ку­кын "Я­ңа" ел­га тап­шыр­ды, аны­сы исә та­ма­ша­чы­лар­га вак кон­фет­ти­лар һәм бор­чак бөр­тек­лә­ре та­рат­ты. Кыш, ә ан­на­ры Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы җы­е­лу­чы­лар­ны якын­ла­шып ки­лү­че яңа ел бе­лән кот­ла­ды­лар. Чыр­шы ачу тан­та­на­сын­да шу­лай ук «Ря­би­нуш­ка», "Ар­хан­гельс­кая кра­са" кол­лек­тив­ла­ры, БСМ­дә шө­гыль­ләнү­че ба­ла­лар да кат­наш­ты.

    Төп чыр­шы­ны ачу хо­ку­кы му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка би­рел­де, ул яңа­чиш­мә­ле­ләр­не Яңа ел бе­лән кот­ла­ды, һәм­мә­се­нә нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет-шат­лык, уңыш­лар те­лә­де. Шу­лай ук Яңа ел­га әзер­лек - би­зәү бу­ен­ча смотр-кон­курс­ка йом­гак та ясал­ды (бу хак­та тәф­сил­ләб­рәк языл­ган яз­ма 2 бит­тә), бәй­рәм фе­йер­вер­кы чыр­шы ачу тан­та­на­сын та­гы да би­зи төш­те.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: