Тәрбия гаиләдә башлана
15 майда Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Очрашуга 3, 4, 5 әр бала үстереп тәрбияләүче аналар чакырылган иде. Бу сугышта катнашучының тол калган хатыны Разыя Сәлимханова, сугышта һәлак булган солдат кызы Сәкинә Габбасова, сугышта катнашкан солдат кызы Зәйтүнә Газыймова. Бүген алар оныкларына сөенеп яши. Зәйтүнә Газыймова гаиләсенә 2017 елда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырылган.
Очрашуда балаларны, оныкларны гаиләдә, мәктәптә, җәмгыятьтә тәрбияләү турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
Нәрсә ул гаилә? Ул нинди булырга тиеш? Мәгънәдәш җавап булмады. Әгәр гаиләдә балалар ата-ананы тыңласа, яшьлектә – алар белән киңәшләшсә, зуррак яшьтә алар турында инде кайгырталар. Димәк, бу урында ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән әйтем туры килә дигән сүз. Ә Разыя Сәлимханова: - Кайвакыт үз гаиләсе турында аның бер әгъзасына карап фикер йөртәләр. Шуңа да үз гаиләңнең һәр кешесе турында әйтелгән яхшы сүзләрне бәяли белү кирәк, - ди.
Әлеге бәйрәм кунакларының балалары үз уңышлары, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүләре белән әти-әниләрен һәрдаим сөендереп торалар, үзләре дә балалар тәрбиялиләр.
“Тиешенчә каралмаган җир яхшы уңыш бирмәгән кебек, тиешле тәрбия алмаган кеше дә яхшы була алмый – бөек галим, тәгълиматчы, тарихчы Ризаэддин Фәхреддинның әлеге хикмәтле сүзләрен музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов искә төшерде.
Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһиме, болар якын һәм туган, без яраткан, кемнән үрнәк алган, кем өчен кайгыртып яшәгән, кемгә иминлек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт күрсәтергә өйрәнәбез. Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.
Кунаклар музей коллективына рәхмәт белдерделәр, аларны ел саен 18 майда билгеләп үтелүче Халыкара музейлар көне белән котладылар. Музей хезмәткәрләре үз чиратларында музейның ышанычлы дусларына - матди ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле. Болар тыл хезмәтчәне Разыя апа Сәлимханова, Салисә Мөбарәкшина һәм Хамидә Кәлимуллина (Түбән Камадан), Лениногорскидан Луиза Шарапова.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев