Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен“ фестивале
Азнакайда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен“ фольклор фестивале инде сигезенче ел рәттән үткәрелә. Район күләмендә генә үткән бәйрәм хәзер халыкара статуска ия.
13 июль көнне Чатыр тауда ТР ның Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарыннан төрки халыкларның фольклор коллективлары, Татарстан Республикасы һәм РФ Оренбург өлкәсе коллективлары җыелган.
Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Чәк-чәк аланы“, “Сөлге аланы“ һәм “Халыклар дуслыгы“ урамы мәйданчыклары эшләгән. Монда төрле милләт вәкилләренең хуҗалык экспозицияләре, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре ярминкәләре һәм милли ризыклар тәкъдим ителгән. Халык уеннары һәм төрле мастер-класслар оештырылган. Үзешчән сәнгать коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Фестивальдә безнең районнан “Ак калфак“ (Тубылгытау АМЙ) һәм “Талир тәңкә“ (Чаллы Башы АМЙ) халык вокаль ансамбльләре булган. Төп сәхнәдә татар халык җырларын башкарып, коллективлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев