“Туган авылым- син җыр һәм риваять“
12 июльдә Петропавел Бистәсендә изге апостоллар Петр һәм Павел көне хөрмәтенә “Туган авылым – син җыр һәм риваять“ дип аталган зур чара, шулай ук “Бистә боҗрасы“ (“Слободское кольцо“) дип исемләнгән беренче район фестивале булып үтте.
Клуб каршында бәйрәмчә бизәлгән үзәк мәйданда халык бик күп иде.“Сәхнәне“ һәм тирә-якны, кыр чәчәкләреннән һәм көнбагыштан зур бәйләмнәр ясап, каен ботаклары һәм Авыл көненә карата фотобаннер белән бизәп куйганнар. Өстәлләргә кул эшләнмәләреннән ясалган әйберләр куелган.
Бала-чагалар, яшьләр, балалары белән яшь гаиләләр, урта яшьтәге халык, өлкәннәр: кемдер монда яши, кемдер үз авылына район үзәгеннән, башка районнардан яки шәһәрдән кайткан. Әлбәттә, үзе туып үскән урын һәркемгә кадерле. Православие динендәге башка авыллардан да кунаклар килгән: авыл җирлекләре башлыклары, үзешчән халык коллективлары һ.б. Концертта “Сударушка“ җирле коллективы да чыгыш ясады.
Сәгать 8 дә җирле чиркәүдә гыйбадәт кылдылар, аны чиркәү башлыгы Петр атакай үткәрде. Аның сәламләвеннән соң үзәк мәйданда концерт программасы һәм халык күңел ачулары башланды. Саф һавада бәйрәм өстәлләре әзерләнгән иде, теләге булганнарны чәй табынына чакырдылар. Бу урыннан ерак та түгел зур казанда учакта Иван Ерохин авылдашларына пылау әзерли. Җирле умартачы Александр Пашутин һәр елны мәйданга чыгып авыл халкын бал белән сыйлый, шул исәптә Авыл көнендә дә. Бәйрәм табынын авыл җирлеге башкарма комитеты һәм АҖ башлыгы Дмитрий Никитин оештырган. Ул да авыл халкын бәйрәм белән котлады. - Бай тарихы һәм күркәм традицияләре булган безнең җирлек үзе турында горурланып сөйләргә лаек. Аның төп байлыгы - талантлы һәм хезмәт сөючән халкы булу, - диде ул.
Авыл көнендә сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, 90 - һәм 80 яшьлек юбилярларны, гомер буе үз авылларында авыл хуҗалыгында эшләгән авыл хезмәтчәннәрен, ветеран-педагогларны, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән ветераннарны, хезмәт сөючән күп балалы гаиләләрне, өлкән яшьтәге гаилә юбилярларын, иң яхшы ярдәмче хуҗалык хуҗаларын, “ЭкоЯз“ республика конкурсында җиңүчеләрне һ.б. җылы сүзләр һәм бүләкләр белән хөрмәтләделәр.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова да петропавеллыларны котладылар. Авылдашларына һәм Бистә халкына иминлек һәм авылларының чәчәк атуын теләделәр. Әлеге авылда туып үскән, “Казанский медик“ газетасының баш редакторы Любовь Уманская да бәйрәмнең оештыручысы һәм химаячесе булган. Ул үзе белән авыл халкына, шул исәптә авылның иң актив яшь кешеләренә бүләкләр алып кайткан.
Яңа Чишмә РҮХ вәкилләре дә үзләренең котлаулары белән килгәннәр. Бәйрәмдә авыл тарихын искә алганда, 1920 елдан 1963 елга кадәр авылда“Петропавел Бистәсендә Яңа Чишмә больницасы“ дип рәсми төстә аталган хастаханәнең эшләвен дә искә төшерделәр. Анда эшләгән барлык табибларның һәм шул авылның медперсоналын – фамилияләрен искә алдылар. Анна Ерохина – техничка, Анастасия Ерохина пешекче булып эшләгәннәр. Аларга РҮХ баш табибы урынбасары Рамилә Рамазанова бүләкләр тапшырды.
“Архангел чибәре“, “Рябинушка“ (Черемухово Бистәсе), “Балаган“ (Яңа Иванаево), Ивушка (Екатерина Бистәсе) вокаль ансамбльләре, вокалчы Ольга Добрыниналар (Волчья Бистәсе) тамашачыларга иң яхшы халык җырларын бүләк иттеләр. Артистлар авылдашлары белән әйлән-бәйлән уйнады, туган якларын данлыкладылар. Чөнки бәйрәм дә бит нәкъ менә үзләренең кече ватаннарына, авылларына, Россиягә, рус халык традицияләренә булган мәхәббәткә багышланган иде.
Киләсе “Бистә боҗрасы“ фестивале әлеге авылларның берсендә үтәчәк, дип игълан итте Любовь Уманская. Аның тәкъдиме буенча исемне дә шунда ук ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар - “Бистә боҗрасы“.
Бүләкләр тапшырылганнан соң, концерт дәвам итте, Иван Ерохинның пылауы да әзер иде...
Ольга Иванова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев