Туган телем – назлы гөлем
Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан. Туган телгә баланы аның газиз, якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җыры җырлый, иркәли, юата. Баланы үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге...
Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан. Туган телгә баланы аның газиз, якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җыры җырлый, иркәли, юата.
Баланы үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шул максаттан без "Ландыш" балалар бакчасында "И туган тел, и матур тел" дип аталган ата-аналар форумы уздырдык. Форумда бакчабызда тәрбияләнүче татар балаларының һәм район үзәгендә башка балалар бакчаларына йөрүче балаларның әти-әниләре катнашты.
Габдулла Тукайның "Туган теле" яңгырый… Бакча мөдире Ведякина Наталья Михайловна саф татар телендә чараны ачып җибәрде. Ул туган телнең әти-әни, туган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүз икәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзен дәвам итеп, өлкән тәрбияче Резедә Харисовна, тәрбиячеләр Гөлназ Сәгыйть кызы, Фәүзилә Фәүзил кызы, Гөлшат Касыйм кызы, Флюра Рафик кызы туган тел турында шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр сөйләделәр. Флюра Рафик кызы үзенең эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Бу чараның икенче өлеше бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көненә багышланган иде. Милли киемнәрдән татар балалары бәйрәмнең бизәге булдылар. Г. Тукайның шигырьләрен сөйләп, аның сүзләренә язылган җырлар җырлап, кунакларның күңелен күтәрделәр.
Бу язмамда мин үзебезнең татар тәрбиячеләре белән горурлануымны һәм бераз алар турында җылы сүзләремне дә әйтеп үтәсем килә. Бер бәйрәм дә Гыйльманова Гөлназ Сәгыйть кызының моңлы итеп башкарган җырларыннан башка узмый. Бу юлы да ул үзенең кызы Әдилә белән Тукайның "Бишек җыры"н башкарды. Күп тә үтмәде Гөлназыбыз, "алтын" тарагы белән чәчен тарап, "Су анасы"на әверелде. Менә залга балтасын биленә кыстырып Былтыр килеп керде. Былтыр Шүрәлесез буламыни. Озын бармакларын уйнатып, балаларны сөендереп Шүрәле пәйда булды. Бу рольләрне Гөлшат белән Фәүзилә (тәрбиячеләр) оста башкардылар. Уңышлар сезгә, кызлар!
Форумны дәвам итеп, Гомәр Сәхап улы Фәсхетдинов чыгыш ясады. Ул татар балалары беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергәндә, аларны саф татар телендә сөйләшүче тәрбиячеләр, балалар каршы алуы мөһим, диде. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып торуын билгеләп үтте. Балалары бакчадан китеп, мәктәп бусагасын атлап керер чак җиткәч тә, ата-аналар уйлашып, уртак фикергә килеп үзләре һәм балаларының киләчәге өчен дөрес юл сайларлар, дигән өметтә каласыбыз килә.
Әлфинур
СӨЛӘЙМАНОВА,
"Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев