Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Тукай юбилеен билгеләп үттек

26 апрель көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган һәм Туган тел көнендә Яңа Чишмә гимназиясендә район мәктәпләреннән җыелган татар теле укытучыларының форумы булып узды.

Татар әдәбияты классигының зур портреты эленгән һәм шагыйрь тормышыннан алынган фотосурәтләрдән торган стенд белән бәйләнгән актлар залына мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, педагоглар, ике телдә дә белем алучы мәктәп укучылары Тукайның юбилеен билгеләп үтәргә җыелганнар иде.
Гимназия укучылары башкаруында әдәби-музыкаль композиция тамашачыны 19 гасырга - авыл тормышына алып кереп китте.Бишек җырлары, туган як табигате, печән чабучы ир-егетләр, халык җырлары һәм әкиятләре, манаралы авыл мәчете - тамашачылар шагыйрьнең балачагы үткән, аның талантына илһам биргән мохиткә кайткандай булдылар. Мәктәп укучылары шагыйрьнең үсеш-өлгерү этапларын да күрсәтергә тырыштылар.Сәхнәдә әмәлләнгән "урман аланында" аның "Бала белән күбәләк", "Шүрәле" поэмасы геройлары "җанланды". Шунысы сөенечле, халык шагыйренең иҗаты яшь буынга үзен халыкның бер өлеше-кисәкчеге итеп тоярга, үз телен, мәдәниятен һәм традицияләрен яратырга өйрәтә. Шушы тәрбияви йогынтыны залда (шунда ук) күзәтергә мөмкин иде. Балалар үзләренең яшьтәшләре башкарган җырларны һәм шигырьләрне тәэсирләнеп тыңладылар, әкият геройларына мөкиббән киттеләр, рәхәтләнеп Шүрәленең табышмакларын чиштеләр.
Талантлы әдип Габдулла Тукай рус әдәбиятын да хөрмәт итә, урыс классикларының әсәрләрен укырга ярата, Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен татарчага тәрҗемә итә.
- Тукай атаклы шагыйрь һәм күренекле шәхес була, ул әле 21 гасырда да милләтебезгә йогынты ясавын дәвам итә, еллар узган саен ул безгә якынрак һәм кадерлерәк була бара, - дип сөйләделәр бәйрәмдә.
Габдулла Тукай ул татар халкының байлыгы гына түгел, аны бөтен дөнья таный, әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Мәктәп укучылары аның "Туган тел" җырын урыс һәм инглиз телләрендә дә яңгыраттылар.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Яңа Чишмә бүлеге рәисе Камил Хәйруллин үзенең котлау сүзендә барысын да сәламләп, безнең халыкның (нинди генә милләттән булса да) дус яшәвен билгеләп үтте,бик матур һәм яхшы итеп оештырылган бәйрәм өчен гимназия хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул быелгысы елда үзләренең яңа китапларын бастырып чыгарган җирле авторларга: Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймовка һәм Яңа Чишмә мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Фәттаховага Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк та бәйрәмдә рухи атмосфера тудырган өчен гимназиячеләргә рәхмәт белдерде.
- Тукай иҗатын популярлаштыру буенча районда байтак эшләр эшләнгән. Балаларыбыз шагыйрьнең иҗаты, татар теле һәм әдәбиятыннан булган белемнәре буенча республика дәрәҗәсендә үткән ярышларда алдынгы урыннарны яулауларына аеруча сөенәбез, - диде ул.
Быел гимназиянең 9 сыйныф укучысы Айтан Гусейнова "Тукай иҗатын иң яхшы белүче" номинациясендә татар теле буенча Халыкара олимпиада финалында җиңүче булган.
Бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган "Илһам" Бөтенрәсәй конкурсында ("Яшь прозаик" номинациясендә) җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды: Ленино мәктәбеннән Илгиз Хәсәнов (ул өченче тапкыр җиңгән), Чаллы Башыннан Регина Мингачева, Зирекле лицееннан Нәфисә Хөснетдинова һәм Әлфинә Зарипова. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары призерларын да бүләкләделәр: Зирекледән Рәсимә Гайфетдинова һәм Сиринә Газыймова, Чаллы Башыннан Регина Мингачева, Яңа Чишмә гимназиясеннән (рус телендә укучылар сыйныфы) Миләүшә Рамазанова, рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры Зирекледән Әлфинә Зарипова (татар телендә укучылар сыйныфы).
"Муса Җәлил иҗаты буенча иң яхшы проект эше" номинациясендә 3 дәрәҗә республика дипломы өчен Яңа Чишмә мәктәбеннән Динә Әмировага, Г. Ибраһимов исемендәге 11 республика конференциясендә 2 урын өчен Чаллы Башыннан Илүсә Галәветдиновага, "Бәхетле йолдыз" татар милли иҗаты конкурсы - фестивалендә 1 дәрәҗә диплом өчен Тубылгы Таудан Динә Хәлиуллинага һәм Шахмайдан Флүзә Хәйруллинага, шул ук конкурста 2 дәрәҗә диплом өчен Тубылгы Таудан Рәмизә Хөсәеновага һәм 3 дәрәҗә диплом өчен Шахмайдан Лилия Саттаровага грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Акбүре мәктәбеннән Нәзилә Юнысова "Г. Исхакый һәм татар мәгърифәте" дип аталган конференциядә катнашкан өчен диплом алды. Аннан кала, Лилия Саттарованы Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесендә 1 урын яулаганы өчен бүләкләделәр. Ул гимназиядә узган бәйрәмдә дә шушы шигырен бик тәэсирле итеп сөйләде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев шушы җиңүчеләрне хәзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын: Резидә Газыймова, Фәния Зарипова, Кадрия Гыйльманова, Миләүшә Шакирҗанова, Гөлгенә Галләмова, Айгөл Хассарова, Рәмзия Мусинаны, шулай ук "Мастер-класс" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында җиңүче Гөлия Гафиятова һәм Алинә Рамазанованы бүләкләде.
- Тукай китаплары һәр гаиләдә кулланышта, - диде ул, - ул татарларны гына түгел, урысларның да өстәл китабы: нәкъ менә 30 ел элек - 1986 нчы елны без Тукайга 100 ел тулуны билгеләп үткән идек. Шушы бәйрәмдә миңа (әле укучы гына идем) аның өч телдә (инглиз, рус һәм татар) язылган шигырьләр китабын бүләк иткән иделәр. Шушы китапны гаиләбез әле дә кадерләп саклый.
Бәйрәм Тукай портретына канәфер чәчәкләре кую һәм бергәләп татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев