Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ул хөрмәткә лаек

    13 март­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның Сөл­чә­баш авы­лын­да ту­ып-үс­кән як­та­шы­быз, язу­чы һәм ша­гыйрь Ша­мил Шәй­дул­лин­ның ту­ган кө­не. Та­гын бер ел­дан аңа 75 яшь бу­лыр иде. Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә яшәп иҗат ит­кән (2008 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да ва­фат бу­лып, шун­да ук җир­лән­гән) Ша­мил Нә­фи­гул­ла улын, аның әсәр­лә­рен без бе­лә­без­ме соң? Мин, бик аз,...

    13 март­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның Сөл­чә­баш авы­лын­да ту­ып-үс­кән як­та­шы­быз, язу­чы һәм ша­гыйрь Ша­мил Шәй­дул­лин­ның ту­ган кө­не. Та­гын бер ел­дан аңа 75 яшь бу­лыр иде. Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә яшәп иҗат ит­кән (2008 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да ва­фат бу­лып, шун­да ук җир­лән­гән) Ша­мил Нә­фи­гул­ла улын, аның әсәр­лә­рен без бе­лә­без­ме соң?

    Мин, бик аз, ди­яр идем, биг­рәк тә ра­йон хал­кы һәм мәк­тәп уку­чы­ла­ры аны бе­леп бе­тер­ми. Дө­рес, аның үзе, иҗа­ты ту­рын­да яз­ма­лар күп бул­ды, "Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" га­зе­та­сы да бу хак­та язып чык­ты. 2012 ел­ның 19 ок­тяб­рен­дә ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге, му­зей ра­йон мәк­тәп­лә­ре­нең 8-11 сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­да Ша­мил Нә­фи­гул­ла улы­ның тор­мы­шы­на һәм иҗа­ди эш­чән­ле­ге­нә ба­гыш­лап III фән­ни-тик­ше­ре­нү кон­фе­рен­ци­я­се үт­кәр­гән иде. Ан­да язу­чы­ның ха­ты­ны, дус­ты, яр­дәм­че­се - Фи­ал­ка Нур­га­яз кы­зы да кат­наш­ты. Кон­фе­рен­ци­я­гә әзер­лән­гән­дә уку­чы­лар­га мәк­тәп ки­тап­ха­нә­лә­рен­нән аның ки­тап­ла­рын та­бу кы­ен бул­ды, чөн­ки алар бик аз иде.

    Ә бит язу­чы­ның 10 ки­та­бы дөнья күр­де. Ара­ла­рын­да "К­ляп из вау­че­ров" (1993), "Ис­пы­тан­ные со­весть­ю" (2004), "Т­риумф ть­мы" (2006), "Веч­ная боль" (2007) исем­ле урыс­ча чык­кан­на­ры да, "Кө­тел­мә­гән оч­ра­шу­лар" (1988), "Сө­ем­би­кә шәм­дә­ле эзен­нән" (1992), "Вөҗ­дан яра­сы" (1995), "Иб­лис оҗ­ма­хы" (2002), "Уп­кын өс­тен­дә" (2005), "Би­ләр - бө­ек Бол­гар дәү­лә­те­нең бе­рен­че баш­ка­ла­сы" (2000) дип атал­ган та­тар­ча ки­тап­ла­ры бар.

    2011 ел­да язу­чы­ның Ро­за Хә­ми­дул­ли­на һәм Фә­ния Хам­ма­то­ва тө­зе­гән "Би­о­биб­ли­ог­ра­фи­чес­кий ука­за­тель" исем­ле ки­та­бы (урыс­ча да, та­тар­ча да) дөнья күр­де. 2012 ел­да Ро­за Хә­ми­дул­ли­на (Чал­лы шә­һә­ре­нең үзәк­ләш­те­рел­гән ки­тап­ха­нә сис­те­ма­сы ки­тап­ха­нә­че­се) "Ки­тап­ха­нә сәх­нә­се" исем­ле ки­тап чы­гар­ды, ан­да да Ша­мил Шәй­дул­лин ту­рын­да ма­те­ри­ал бар. Ни өчен мин аның ки­тап­ла­рын тәф­сил­ле итеп атап чык­тым соң әле? Укыр һәм өй­рә­нер, язу­чы без­гә нин­ди ки­тап­лар кал­дыр­га­нын бе­леп то­рыр өчен.

    Фи­ал­ка Нур­га­яз кы­зы чын кү­ңе­лен­нән ире­нең иҗа­тын про­па­ган­да­лый, ига­нә­че­ләр эз­ли, язу­чы­ның та­гын 2 ки­та­бын бас­ты­рып чы­га­рыр­га ты­ры­ша. Бер­се ти­пог­ра­фи­я­гә тап­шы­рыл­ган ин­де. Икен­че­се әле­гә үз чи­ра­тын кө­тә, чөн­ки ак­ча юк. Әле­ге эш­тә яр­дәм итәр­гә те­ләү­че­ләр бул­са, аңа шал­ты­ра­та (89172318028, 53-73-41, хат язу өчен ад­ре­сы: Яңа шә­һәр, 17/12, 116 фа­тир), язу­чы­ның ки­тап­ла­рын са­тып ала ала­лар (ки­тап­ла­ры әле бар).

    Ак­бү­ре ур­та мәк­тә­бе­нең элек­ке­ге та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Са­ли­сә Шәй­дул­ла кы­зы Мин­кә­е­ва үз ва­кы­тын­да язу­чы - як­та­шы­быз­ның иҗа­тын өй­рә­нү һәм про­па­ган­да­лау бу­ен­ча бай­так эш­ләр эш­лә­де, аның ту­ган­на­ры, җир­ле язу­чы­лар, ша­гыйрь­ләр бе­лән оч­ра­шу­лар үт­кәр­де, ра­йон га­зе­та­сы­на яз­ды, мәк­тәп му­зе­ен­да Ша­мил Шәй­дул­лин­га ба­гыш­лан­ган поч­мак бул­дыр­ды.

    Мин үзем дә исә әле­ге мәк­тәп­тә Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­нан чык­кан язу­чы - як­таш­лар му­зее бул­ды­ру иде­я­сын кү­тәр­гән идем. Мо­ның өчен җир­лек тә бар: әдә­би иҗат бе­лән шө­гыль­лән­гән һәм шө­гыль­лә­нү­че 25кә якын ке­ше без­нең тө­бәк­тән чык­кан. Шу­лар ара­сын­да Ша­мил абый Шәй­дул­лин як­ты йол­дыз бу­лып то­ра.

    2014 ел­ның 13 мар­тын­да язу­чы­ның юби­ле­ен ла­ек­лы төс­тә кар­шы­лар­быз дип ыша­нам. Ул мо­ңа ла­ек.

    Мид­хәт ГА­ЗЫЙ­МОВ,

    Зи­рек­ле авы­лы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: