Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Урыннар алучылар Казанга барачаклар

- 17-18 мартта Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган "Йолдызлык-2015" эстрада сәнгате Республика фестиваленең зона этабы узды. Анда 7 район, шул исәптән безнең районнан да җиңүчеләр чыгыш ясады, - дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева. -Район данын "Шешминка" бию ансамбле (кече...

- 17-18 мартта Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган "Йолдызлык-2015" эстрада сәнгате Республика фестиваленең зона этабы узды. Анда 7 район, шул исәптән безнең районнан да җиңүчеләр чыгыш ясады, - дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева.
-Район данын "Шешминка" бию ансамбле (кече һәм урта төркем), вокалчылар Карина Мазманян, Камилла Исхакова, Флүзә Хәйруллина, Айсылу Кадыйрова, Альбина Адиева, Анна Бадяева, Анастасия Семенова, Динә Рәхимова, Гөлшат Гатина, Айназ Кәлимуллин, "Родничок" вокаль ансамбле һәм конферанс Камилә Габетдинова яклады.
Көндәшләр бик күп иде, шуңа да катнашучыларга нык тырышырга туры килде. Жюри һәр катнашучыны, һәр куелган биюне гадел һәм катгый хөкем итте. Нәтиҗәдә яшь талантлар арасында Исхакова Камилла 23 вокалчы арасында 1 урынга, Семенова Анастасия 28 көндәше арасында 3 урынга чыкты, "Шешминка" бию ансамбле (уртанчылар төркеме) 8 бию коллективы арасында 2 урынны алды, Гатина Гөлшатка да (вокал-соло -зурраклар төркеме) чакыру билеты тапшырылды.
Афәрин, балалар! Бар да зона этабында катнашучы дипломына ия булдылар, ә җиңүчеләр район данын апрель аенда Казанда "Уникс"та үтәчәк финал турында яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X