Уңышлар сиңа, Наташа!
Ел саен Красный Октябрь мәктәбе укучылары "Йолдызлык" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең муниципаль турында катнаша. Безнең балаларыбыз бер генә елда да грамотасыз калмадылар. Быел 9 сыйныф укучысы Наталья Яковлева конкурсның район турында I урынны алып җиңү яулады. Аның нәтиҗәләре буенча ул 16-17 мартта Нурлатта үткән зона турында катнашты. Наталья вокал-соло номинациясендә...
Ел саен Красный Октябрь мәктәбе укучылары "Йолдызлык" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең муниципаль турында катнаша.
Безнең балаларыбыз бер генә елда да грамотасыз калмадылар. Быел 9 сыйныф укучысы Наталья Яковлева конкурсның район турында I урынны алып җиңү яулады. Аның нәтиҗәләре буенча ул 16-17 мартта Нурлатта үткән зона турында катнашты. Наталья вокал-соло номинациясендә чыгыш ясап, конкурс дипломанты булды һәм 2 дәрәҗә диплом алды. Хәзер аны Казанга бару һәм "Пирамида" КРК сәхнәсе көтә. Мәктәп укытучылары Наталья Егорова белән Лилия Мотыйгуллина аңа җиңү яуларга ярдәм иттеләр. Без аның, уңышлы чыгыш ясап, конкурста җиңүен телибез.
Л. КОЗЛОВА,
Красный Октябрь мәктәбе
директорының тәрбия эшләре
буенча урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев