Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Уңышлары сөендерә

Быел Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй "Талантоха" конкурсында катнашканнар. Төрле номинацияләрдә алар зур уңышларга ирешкәннәр.

Гитара сыйныфы буенча Анастасия Рыбакова һәм Диана Быковалар - 1 урынны, Арина Храмышева - 3, баян сыйныфы буенча Александр Шилов - 2 урынны, ИЗО классы буенча Рамилә Якупова һәм Лиана Еронтьевалар - 1, ә Гөлгенә Рамазанова 2 урыннарны яулаганнар.
Быел конкурста укучылар белән бергә укытучылар да катнашкан, алар да шулай ук яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр: "Авторлык программасы" номинациясендә - Светлана Пьянзина - 1, Марина Минаева 2 урынны яулаганнар, "Педагогик проектлар" номинациясендә Гөлүсә Рамазанова лауреат булган.
-Конкурслар, фестивальләр балалар сәнгать мәктәбе өчен гадәти эшкә әверелде. Кайсылары инде традициягә әверелгән, ел саен үткәрелә, кайберләре - яңа, алары да тора-бара безнең тормышның аерылгысыз өлеше булыр. Безнең мәктәп укучылары районда гына түгел, Республика буенча да байтак җиңүләргә ирешәләр, - диде безгә әңгәмә барышында БСМ укытучысы Гөлирә Наумова.
Ольга ХРАМЫШЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев