“Уйна, гармун!“ фестивале
Республика көне алдыннан 28 августта Яңа Чишмәдә чуаш халык иҗатының “Выля, хуткупас!“ (“Уйна, гармун!“) VIII республика фестиваль-конкурсы булып узды.
Фестивальгә Татарстанның 8 районыннан 25 халык коллективы һәм солист-гармунчылар килгән. Барлык артистлар да, кунаклар һәм җирле тамашачылар мәдәният һәм ял паркына җыелды. Монда рус, татар, чуаш һәм әрмән ихаталары (палаткалар) да корылган иде. Һәрберсе теләүчеләрне үз милли ашамлыкларыннан авыз иттерде. Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләре фестиваль кунакларын, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, район кураторы Рамил Гайзатуллин, Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, “Татарстан Республикасында чуаш милли-мәдәни автономиясе“ төбәкара иҗтимагый оешманың яшьләр сәясәте буенча җитәкчесе Артем Носковларны ипи-тоз белән каршы алдылар.
Вячеслав Козлов фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны җылы сәламләп, районыбызның икътисадый, социаль, рухи үсешенә, аның тарихи-архитектура йөзен яңадан торгызу һәм саклауга шактый өлеш керткәне өчен Николай Михайлович Владимировка Яңа Чишмә муниципаль районының “Мактаулы гражданины“ таныклыгы (№ 3) һәм күкрәк билгесе тапшырды. Яңачишмәлеләр җылы котлап, Николай Владимировны көчле алкышларга күмделәр.
Ә аннан соң сәхнәгә танылган һәм яшь гармунчылар күтәрелде. Алар уйнаган көйләргә фольклор коллективлар җырлап һәм биеп җибәрделәр, болар: Аксубайдан “Урмандеев әбиләре“, Чуаш Чабаксарыннан “Салкус“ һәм “Илем“, Әлмәттән “Палан“ һәм “Сесчпел“, Чистайдан “Хавас“, Казаннан “Салам“, Нурлаттан “Шулкеме“ - болар чуаш коллективлары, шулай ук Яңа Чишмә районының татар һәм рус мәдәният коллективлары да бар иде. Гармунчылар – конкурста катнашучылар Дмитрий Капитонов, Владимир Кривченко, Ольга Орлова, Геннадий Садовников, Николай Уламасов, Михаил Таимухин, Алексей Демидов, Семен Леонтьев, Дмитрий Шаронов, Иван Ильин, Василий Майоров, Анатолий Афанасьев, Рәшит Минабетдинов, Анатолий Трофимов, Владимир Охотников һәм фестиваль кунаклары - Эдуард Ильин һәм Александр Сорокиннарның гармунда өздереп уйнаган көйләренә тамашачыларның күпчелеге биеми булдыра алмады.
Фестивальгә тәҗрибәле һәм компетентлы жюри әгъзалары тарафыннан нәтиҗә ясалды. Әлмәт районының Иске Суркино авылыннан Владимир Кривченко гран-прига – яңа гармунга лаек булды. Безнең районнан фестивальдә катнашучыларның барысы да диярлек үз номинацияләрендә призлы урыннар яуладылар.
Лариса Федорова
Фестивальдән башка фотоларны безнең газета сайтында (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев