Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә концерт

22 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара булып узды.

Залда төрле буын һәм төрле яшьтәге Ватан сакчылары җыелган: ветераннар, запаста булган хәрби хезмәткәрләр, булачак солдатлар, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның әниләре, хатыннары, дус кызлары, хезмәттәшләре урын алган иде. Район башлыгы беренче булып ир-егетләрне котлады.
- Бүген без котлау һәм рәхмәт сүзләрен Ватаныбызны яклаганнар һәм яклаячаклар адресына юллыйбыз. Хәрби хезмәт һәрчак көчле, кыю кешеләр эше булды, алар өчен Ватанны ярату, аның мәнфәгатьләрен яклау - ул хәрби бурычка тугры калуны, аны азаккача үтәргә әзер булуны аңлата, - дип сөйләде ул сәламләү чыгышында.
Ветераннар - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, интернациональ бурычын үтәгән сугышчылар, армиядә хезмәт итүчеләр - туган җиребез данын яклаучылар, бүген дә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүчеләр адресына ул күп кенә җылы сүзләр ирештерде.
Төрле тармакларда намуслы хезмәт куйган, актив тормыш рәвеше алып барган, районның җәмәгать һәм спорт тормышында актив катнашкан ир-егетләр грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны волейбол Федерациясе рәисе, район прокуроры Эдуард Хираҗевка, өстәл теннисы Федерациясе рәисе, РҮХ баш табибы урынбасары Рәфис Вафинга, Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллинга, сугышчы-интарнационалист, "Сувенир" ВИА солисты Сергей Хорьковка һәм "Стройсервис" ЯАҖ эшчесе Сергей Шуваловка тапшырдылар.
Чарага багышлап бик матур концерт хәзерләнгән иде. Ул бик оста башкарылган җырлары һәм матур биюләре белән җәлеп итте. Концертны авыл клублары хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе хәзерләгән. Аны "Безнең армия" җыры белән балалар вокаль төркеме башлап җибәрде. Концерт барышында Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучыларны, Рәсәй армиясендә хезмәттә булган яңачишмәлеләрне искә алдылар. Бу кичтә "Ой, туманы, мои растуманы" (Зинаида Кондеева), "Морская душа" (Илназ Шәйхетдинов), "Солдаты России" (АМЙ хезмәткәрләренең җыелма хоры), "Казачья кровь" (Ирина Пучинина), "Җенщины в погонах" ("Илем" ансамбле) һ.б. җырлар яңгырады. Яшь артистлар: "Шешминка" бию ансамбленә йөрүчеләр, яшь җырчы Камилла Исхакова (Песня про папу) һәм башка балаларның чыгышлары концертны ямьләп, дәртләндереп җибәрде. Һәр җырга туры килгән видеофильм сайланган, ул чыгышларның тәэсирен көчәйтте. Азакта артистлар күмәкләшеп "Ватан сакчылары" җырын башкарып концертны төгәлләделәр. Концерт 23 февральгә барлык тамашачыларга да әйбәт бүләк булды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X