Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

ВМФ хөрмәтенә концерт

28 июльдә, Россия Хәрби-Диңгез флоты көнендә, мәдәният һәм ял паркында бәйрәм уңаеннан концерт узды.


Аны карарга ял көнендә кичке мәдәни ял өчен вакыт тапкан иң актив яңачишмәлеләр җыелды. Тельняшка һәм бескозыркалар кигән тамашачы - диңгезчеләрне шунда ук белергә була иде. Аларның иң өлкәне 1945 елда туган, Төньяк флотта хезмәт иткән Михаил Шахов кызы һәм туганнары белән Петропавел Бистәсеннән килгән. Кара диңгез флотыннан Яңа Чишмәдән ике яшь егет бар иде. Аларның гаиләләрендә булачак диңгезчеләр үсеп килә инде: аларның берсе концертка әтисенең бескозыркасында килгән.
Район мәдәният йорты, Петропавел һәм Яңа Иванаево авыл мәдәният йорты артистларының костюмнары, сәхнә бизәлешендә дә диңгез мотивлары бар: ак Һәм зәңгәр флажоклар, буй-буй тельняшка һ.б. Тамашачылар өчен Сергей Хорьков, Илназ Шәйхетдинов, Светлана Соловьева, Ләйсән Шәйхетдинова, Гөлнур Адиева, «Зажигай»ансамбле чыгыш ясадылар. Җырлар бәйрәм тематикасы буенча яңгырады: «Волна за волною», «Море, море», «Господа офицеры» һ.б, әлбәттә, Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлаулар, шулай ук рус һәм татар телләрендә популяр эстрада җырлары да булды. Килгән кунаклар чыгыш ясаучыларны җылы кабул иттеләр: алкышладылар, фотога төштеләр, видеога төшерделәр. Элеккеге диңгезчеләр үзара аралаштылар, ә көндез Андреев флагы белән алар район үзәге урамнары буйлап уздылар, күрше авылларда булдылар, “үзләренекен”  Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котладылар.
Ольга ИВАНОВА.  
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru  сайтында карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев