Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр искиткеч концерт күрсәттеләр

Балалар иҗаты һәрвакыт эчкерсез һәм чын күңелдән агыла.

29 апрельдә РМЙ сәхнәсендә балалар биеделәр, җырладылар һәм тамашачыларга искиткеч музыка бүләк иттеләр. Балалар иҗаты һәрвакыт эчкерсез һәм чын күңелдән агыла. Яңа Чишмә БСМнең иҗат концертын «Шешминка» хореография ансамбленең «Звонкие капельки» төркеме Туган тел елына багышланган «Туган тел» биюе белән ачып җибәрде. Талантлы балаларның чыгышлары турында мәктәп педагогы Светлана Пьянзина сөйли.

Мәктәп директоры Ирина Слимова җыелучыларны сәламләп, балаларга сәнгать - эстетик тәрбия бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте, ата-аналарга моны аңлаулары  һәм бу өлкәдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Педагог Любовь Мазманян җитәкчелегендәге «Родничок» вокаль ансамбле, «Ой зоря» һәм «Родина мать» җырларын башкарып, тамашачыларны сөендерде. «Веселые нотки» баянчылар ансамбле «Во поле береза стояла» рус халык җырын башкарды, «Веселые ребята» - кашыкларда уйнаучылар ансамбле тамашачыларга Җиңү көненә «Катюша» җырын уйнап күрсәтте (укытучы М. Н. Минаева). Виталий Харисовның «Су буйлап» музыкаль әсәрен гитарада  Сәхәбиева Камилә (укытучы Г.Г. Наумова) тәкъдим итте. Баянда Кашапов Рәсим, Хираҗев Сәйдәш (укытучы А. Н.Немцов) дәртле уйнадылар. Вокалчылар да үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Синявина Богдана («Кнопочки баянные»), Хорьков Михаил («Поле»), Бочкарев Даниил («Ты человек»), Денисова Ангелина («Горенка»), Янова Дарья («Знаешь каким он парнем был!»),  Талипова Әлфинә («Умырзая») җырларын башкардылар. Фортепиано классын Салихова Әминә ( Этюд Шитте) һәм Сөләйманова Рәзилә («Әпипә») тәкъдим иттеләр (укытучы В.Р Маланчева). Аккордеон музыка уен коралы Степан Темниковның кулларында бик шәп яңгырады. Ул композитор Пуниның «Конек Горбунок» балетыннан рус биюе көен башкарды.

Хореография бүлегендә укучы балаларның биюләре тамашачыларны чын мәгънәдә сөендерде. Әзерлек сыйныфы (укытучы К.В. Никитина) беренче

 

 

 

тапкыр зур сәхнәдә «Чебиләр» биюе белән чыгыш ясады. Беренче һәм икенче сыйныф балалары сәхнәдә  күбәләкләр, чәчәкләр һәм камкакошлар булып әйләнделәр, ә аннары «Танцуй вместе с нами»  дәртле биюен башкардылар. «Шешминка» бию ансамбленең «Звонкие капельки» кече төркеме «Незнайка», «Авиаторлар маршы», «А у нас во дворе» биюләре белән чыгыш ясадылар. «Душа как птица», «Солдат на побывке», «Дороги войны», «Минем Татарстан», «Первый полет», «Күңел түрендәге су» бию композицияләре залда утыручыларны таң калдырдылар. Ансамбльнең «Солнечное сияние» урта төркеменең чыгышын караганда, тамашачылар үзләре дә биергә әзер иде. Ә «Хип - хоп - батл» биюе хореография бүлегендә укучыларның барысын да берләштерде -  укучылар һәм остазлар бер сәхнәдә күңелле итеп биеделәр. Хореография бүлеге педагоглары С.Г.Пьянзина, Г. С. Нургатина, В. В.Ерохина, К. В. Никитиналар балаларны биюгә өйрәтү эшенә профессиональ һәм иҗади якын киләләр.

Бу кичтә сәхнәгә чыккан барлык балалар да халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары.

Концерт бик шәп булды. Ул кичне залда ихласлык хөкем сөрде, аның һәр почмагына шатлык нурлары бөркелде. Концертта катнашучыларның иҗаты йөрәкләрдән агылды, ә тамашачылар исә алкышларын кызганмадылар. 

БСМ педагогларына һәм укучыларына талантлары, тырыш хезмәтләре өчен мәдәният бүлеге мөдире Галина Носова рәхмәт белдерде һәм аларга иҗади уңышлар теләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев