Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә «Чишмәсе» - «Казан бизәкләре» фестивале лауреаты

«Казан бизәкләре» халыкара фестивале чираттагы тапкыр Россиянең төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары һәм солистларын җыйды.


 «Хореография», «Вокал», «Театр иҗаты», «Оригиналь жанр», «Инструменталь иҗат» номинацияләрендәге чыгышлар конкурс көненең үзәгенә әйләнде. Һәр коллектив, солист жюриның дәрәҗәле составыннан бәя алды, ә иң яхшылары кич белән узган гала-концертка чакырылган иде.
 5 октябрьдә Татарстан Республикасыннан Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары үз осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр. «Родничок» вокаль ансамбле, шулай ук аерым җыр башкаручылар Дарья Зайцева һәм Каринэ Мазманян I дәрәҗә лауреат булдылар, алар ARTIS-2020 премиясенә номинантлар булдылар.  Даша Котова һәм Даша Янова II дәрәҗә лауреат булдылар.
Фестивальнең оештыру комитеты сәнгать мәктәбе педагогы Любовь Коноваловага Рәхмәт хаты тапшырды.
Катнашучылар үзләре онытылмаслык көн турында зур соклану белән сөйлиләр һәм киләсе сәфәр турында хыялланалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев