Яңа Чишмә һәм Шахмай музейларында үткән мастер-класс һәм «Игелек дәресе» турында
«Пушкин картасы» программасы һәм «Язгы игелеклелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында музей хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен чаралар оештырганнар.
Декупаж стилендә шкатулка
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Яңа Чишмә районының туган якны өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен үз кулларың белән шкатулкаларга рәсемнәр төшерү буенча «Расписные чудеса» дип исемләнгән мастер-класс булып узган.
Чарада катнашучылар шкатулканы төрле техникалар кулланып (үзең теләгән бизәкләрдән алып традицион халык стилендәге рәсемнәр төшерүгә кадәр) бизәү мөмкинлеге турында белгәннәр. Балалар агач шкатулкаларны декупаж техникасын кулланып бизәгәннәр. Хәзергесе вакытта декупаж техникасы иҗатның иң кызыклы төрләренең берсе буларак зур популярлык казанган.
Декупаж стилендәге шкатулка - истәлеккә дип бүләк итәрлек бик яхшы сувенир. Аның эченә бизәнү әйберләрен яки теләсә нинди вак-төякләрне салырга була.
«Мин игелек кылам!»
10 апрельдән 16ына кадәр гадәттәгечә «Язгы игелеклелек атнасы» Бөтенроссия акциясе уза. 14 апрельдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында башлангыч сыйныф укучылары белән «Мин игелек кылам!» дип исемләнгән дәрес булып узган. Дәрестә балалар белән игелекле гамәлләр турында сөйләшкәннәр, шушы темага карата рәсемнәр ясау белән шөгыльләнгәннәр. Һәр укучы үз рәсемен тырышып ясаган, шулай ук балалар чиратлашып нинди яхшы гамәлләр кылулары хакында сөйләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев