Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Һөнәри эшчәнлеге буенча башкаларга бәйрәм бүләк итүчеләр бүген аны үзләре өчен оештырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләрен: клуб һәм китапханә системасы, музей хезмәткәрләрен, сәнгать мәктәбе педагогларын котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев килделәр.

Бәйрәм чарасында мәдәният өлкәсендә күпьеллык хезмәтләре, югары профессиональлек күрсәткәннәре һәм иҗтимагый эш алып барганнары өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр бүләкләнделәр: Галина Желткова - туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Наталья Зяблова - Екатерина авылы китапханәчесе, Ксения Никитина - БСМ укытучысы, Юлия Носкова - Чуаш Чабаксары мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Елена Патрикеева ҮКС китапханәчесе, Ольга Старикова - БСМ укытучысы, Екатерина Чумакова - Ленино мәдәният йорты балетмейстеры һәм Буревестник АМЙның «Волчанка» вокаль коллективы.

 ҮКС хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр үз-үзләрен иң яхшы концерт номерлары белән  сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев