Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә районы мәдәният учреждениеләре 750 мең сум күләмендә грантлар алачак

Район учреждениеләре казнасы 750 мең сумга тулыланачак, - монда проектлар эшләп, грантлар откан мәдәният хезмәткәрләренең өлеше зур, - дип хәбәр итә ТРО Мәдәният хезмәткәрләре Россия профсоюзының Яңа Чишмә бүлеге рәисе Айгөл Вафина.

Яңа Чишмә районының Үзәкләштерелгән клублар системасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында муниципаль мәдәният  учреждениеләренә Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклау буенча проектларын һәм чараларын тормышка ашыруда ярдәм итүгә  юнәлдерелгән грантлар конкурсында «Милли театр сәнгатендәге проектларны тормышка ашыруда инновацион якын килү һәм татар телен үстерүдә ярдәм итү» номинациясендә «Талантлар марафоны» проектын тәкъдим итеп, 500 мең акча алачак. 

Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан мәдәният учреждениеләре һәм аларда эшләүче хезмәткәрләр 250 мең сумлык грантлар алачак.

Шулай итеп, Чуаш Чабаксары мәдәният йорты (җитәкчесе Владимир Охотников) «ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни - ял итү учреждениесе» номинациясендә җиңүче дип табылган.

«ТР авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә җиңүчеләр булып Тубылгы Тау АМЙ  мөдире Айгөл Вафина, МБМУ«Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее» директоры Лидия Лотфуллина һәм «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Мартышовалар билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев