Яңа Чишмә районында фәнни экспедиция эшләде
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы милли мәдәниятне үстерү республика үзәгенең фольклор-этнографик экспедициясе Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булды.
Музей хезмәткәрләре аларга үзләрен кызыксындырган барлык материалларны күрсәттеләр, бергәләп чигүче Тәнзилә Кыямова, Мөслимә Гатиятуллина гаиләләрендә булдылар, Мәүлия Габдуллинадан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Кунаклар музейга үз темалары буенча китаплар бүләк иттеләр, ә музейдан аларга бәетләр һәм Мидхәт Газыймовның Зирекле авылы тарихы буенча китаплары, мөнәҗәтләр салынган папка, 1915 елда дөнья күргән «Сугыш бәете», дүрт юллык җырлар тапшырылды.
Экспедиция әгъзалары шулай ук Ленино, Тубылгытау, Акбүре һәм башка татар авылларында булдылар, авыл халкы белән аралаштылар, фәнни эшләр өчен җитәрлек материал җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев