Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә районында «Талантлар марафоны» дип исемләнгән I ачык район яшьләр иҗаты фестивале узган

Фестиваль Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

2021 елда Үзәкләштерелгән клублар системасы «Талантлар марафоны» проекты белән ТР Хөкүмәтенең «2021 елга Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТРда телләрнең күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү» грантына ия булган. Откан грант күләме - 500 мең сум. Бу хакта редакциягә район мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова хәбәр итте.

«Проект өстендә эш Яңа Чишмә районында яшьләр арасында татар мәдәнияте фестивален үткәрү өчен алып барылды, - дип яза ул.

-Шул уңайдан 9 гыйнварда Чаллы Башы мәдәният йортында беренче тапкыр «Талантлар марафоны» дип исемләнгән I ачык яшьләр иҗаты фестивале булып узды.

Фестивальдә вокал, хореография, нәфис сүз номинацияләрендә барлыгы 38 конкурсант катнашты.

Яңа Чишмә районының талантлы яшьләре тамашачыларны үзләренең иҗади сәләтләре белән шаккатырды. Биредәге сәхнә күпкырлы иҗат  мәйданчыгына әверелде, чөнки монда аның төрле жанрлары һәм юнәлешләре күрсәтелде.

Тамашачыларга байтак кына номерлар күрсәтелде, алар арасында музыка, җырлар, биюләр һәм шигырьләр. Чыгышларның күбесе авторлар тарафыннан тәкъдим ителде. Үзләренең шигырьләрен Р.Мусина, Р.Минабетдинова, Р.Сәлаховалар укыды. Тамашачылар «Ак калфак» вокал төркеме, «Хатирә» фольклор ансамбле, «Ритм» һәм «Тамчы» бию коллективлары солистларын яратып кабул иттеләр - алар белән бергә биеделәр дә, җырладылар да.

Үзләренең дәртле биюләре белән тамашачылар алдында Ч. Мусина, А. Талипова, Г. Ганиева чыгыш ясадылар.

Фестивальгә бик күп кунаклар җыелды, чөнки күптөрле жанрларны үз эченә алган иҗат кичәсе берәүне дә битараф калдырмады.

Җиңүчеләр дипломнарыннан һәм кыйммәтле бүләкләрдән тыш, барлык катнашучылар өчен әлеге бәйрәм киче яхшы кәеф һәм онытылмас  хатирәләр бүләк итте. «Талантлар марафоны» фестивале безнең районда ел саен үткәрелә торган чараларның берсенә әверелер дип ышанабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X