Яңа Чишмә районындагы мәдәният яңалыклары
16 мартта райондагы мәдәният йортларында һәм авыл клубларында мәдәни тормыш кайнап торган.
Красный Октябрь авыл клубында «Мы от скуки на все руки» дип исемләнгән рәсем түгәрәгендә балалар «Ягымлы яз» темасына рәсемнәр ясаганнар.
Петропавел Бистәсе АМЙ хезмәткәрләре «Сообщи где торгуют смертью» акциясенә кушылып, әлеге акция кысаларында җирле мәктәп укучылары белән «Синең сайлау» дип исемләнгән инфо-сәгать үткәргәннәр.
Черемухово Бистәсе мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре җирле мәктәп укучылары өчен наркотик матдәләр таратуга һәм куллануга каршы «Бәйлелеккә эләкмәскә» дигән акция оештырганнар.
Черемухово мәдәният йортында авыл балаларын үсентеләр өчен төрле чәчәк орлыклары чәчүгә җәлеп иткәннәр. Яз көне чәчәк үсентеләрен бергәләп клумбаларга утыртачаклар, ә җәй көне төрле чәчәкләрнең матурлыгына хозурланачаклар.
Чертуш авылында «Кояшкай» балалар клубы җитәкчесе балалар белән «Каргалар - яз хәбәрчеләре» темасына оригами ясау буенча мастер-класс үткәргән.
Екатерина Бистәсе авыл клубында «Пушкин картасы» программасы кысаларында вокал буенча мастер-класс узган. Анда катнашучы балаларга кызыклы вокал күнегүләр бик ошаган. Балалар җырлар нинди жанрларда булуын белгәннәр, шулай ук төрле җырлардан өзекләр тыңлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев