Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә легендар “Рок-Острова“ төркеме чыгыш ясады

Үткән шимбәдә Яңа Чишмәдә рок-музыканың зур бәйрәме булды, район үзәгендә беренче тапкыр күптән түгел генә оешкан "Яшел алма" ачык рок-фестивале үтте. Яңа Чишмәдә Казан һәм Мәскәү музыкантларына рок-фестиваль сәхнәсен зур шәһәрләрдәге музыка мәйданчыкларындагы кебек үк җиһазландыру мөмкинлеге бирелгән. Корылыш, тавышның көче, утлар белән бизәлеш искиткеч шәп иде, шулай булмыйни, сәхнә...

Үткән шимбәдә Яңа Чишмәдә рок-музыканың зур бәйрәме булды, район үзәгендә беренче тапкыр күптән түгел генә оешкан "Яшел алма" ачык рок-фестивале үтте.
Яңа Чишмәдә Казан һәм Мәскәү музыкантларына рок-фестиваль сәхнәсен зур шәһәрләрдәге музыка мәйданчыкларындагы кебек үк җиһазландыру мөмкинлеге бирелгән. Корылыш, тавышның көче, утлар белән бизәлеш искиткеч шәп иде, шулай булмыйни, сәхнә бит Казанның популяр яшьләр рок-һәм поп-төркемнәре һәм Мәскәүнең легендар "Рок-Острова" төркеме өчен әзерләнгән.
Фестивальгә бөтен район халкы, хәтта, күрше Чистай һәм Түбән Камадан да килгән иделәр. Үзәк мәйданда шул кадәрле халыкның беркайчан да булганы юк иде! Һичшиксез, "Рок-Острова" төркеме чыгышы, кунаклар-музыкантларның үзләре әйтүенчә, "Яңа Чишмә шәһәре" елъязмасына керер, һәм безгә моның белән горурланасы гына кала. Концерт авылның 405 еллык юбилеена, ТАССР-ның 95 еллыгына һәм Татарстан республикасының яңа дәүләт булып оешуына 25 ел тулуга туры китерелгән иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, фестивальнең продюсеры һәм ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле барысын да яңа рок-фестиваль оешу һәм аны Яңа Чишмә җирендә үткәрү белән котладылар, алар Яңа Чишмәдә аны үткәрү традициягә керсен иде дигән теләк белдерделәр.
Безнең халык-тамашачылар гадәттәгечә, кунакчыл булды, алып баручы - танылган Казан шоумены Тимур Акуловның барлык тәкъдимнәренә җавап кайтардылар. "Чыгыш ясау урынын без дөрес билгеләгәнбез", - диде ул, актив төстә булышлык күрсәткәннәре өчен тамашачыларны мактап. Төркем фестивальне, дөнья халыклары музыкасын башкарып, ALMA проекты белән ачып җибәрде. Аннан соң популяр "Хитобои" төркеме чыгыш ясады. Алар артыннан чыгыш ясаган "Братья Блюз" төркеме чыгышы да шәп булды.
Яр Чаллыдан, Түбән Камадан килгән эшмәкәрләрнең сәүдә рәтләрендә тәм-томнардан тыш, фестивальгә бәйрәм төсмере өстәүче специфик товарлар да бар иде (яктылык сибүче уенчыклар, бизәнү әйберләре). Җирле кафелардан китерелгән пешкән камыр ризыклары да саттылар, ә кайнар шашлык әзерләгән тирәдә өстәлләр дә куелган иде.
Концертта үзебезне Яңа Чишмәдә түгел, ә ниндидер бер зур шәһәрдә кебек хис иттек. "Рок-Острова" төркеме лидеры Владимир Захаровны тамашачы чыгышының беренче минутларыннан ук үз итте. Әйе, Мәскәү музыкантларының осталыгын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Алар үзләренең 90 нчы еллар хитларын ("Лишь только солнце", "Маленькая колдунья", "Костры", "Пасмурное утро") һәм яңаларын, төркемнең алыштыргысыз лидеры тарафыннан язылган җырларны да башкардылар. Чыгышлар гөрләп узды һәм аны танылган "Берни дә сөйләмә" хиты белән төгәлләп, төркемдә катнашучылар ихластан Яңа Чишмә тамашачысын үз итүләрен - яратуларын белдерделәр. Легендар төркемнең сәгать ярымлык тере концерты - шуңа дәлил. Әлбәттә, халык алар белән аерылышырга теләмәде, күпләр Владимир Захаровтан истәлеккә автограф алды, ә "пәрдә артында"гы җыр тамашачылар соравы буенча башкарылды.
Алар чыгышыннан соң яшьләр өчен "дисертка" ТР-ның әйдәп баручы диджейларының берсе DJ Frolov югары дәрәҗәдә текә дискотека үткәрде.
Фестивальне оештыручы һәм аның чыгымнарын үз өстенә алучы бизнесмен Николай Козлов (Яңа Чишмәдә туган, Түбән Камада яши) шундый артистлар чакырып, якташларына бүләк ясады. Аңа шундый бәйрәм ясаганы өчен бик зур рәхмәт җиткерәсе килә.
Башка фотоларны безнең сайттан карагыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев