Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә – Рәсәйнең Хәрби Диңгез флоты көне

Безнең районда, минем уйлавымча, Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән йөзләгән ир-ат яшидер. Ул Төньяк, Кара Диңгез, Ерак Көнчыгыш яки Каспий флотымы - анысы мөһим түгел, барлык диңгезче якташларыбызны (диңгезче элеккеге була алмый) бәйрәм белән котлыйбыз! 26 июльдә "Жемчужина" бассейны бинасы янында Рәсәйнең Хәрби Диңгез флоты көненә багышланган чара булып узды....

Безнең районда, минем уйлавымча, Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән йөзләгән ир-ат яшидер. Ул Төньяк, Кара Диңгез, Ерак Көнчыгыш яки Каспий флотымы - анысы мөһим түгел, барлык диңгезче якташларыбызны (диңгезче элеккеге була алмый) бәйрәм белән котлыйбыз!
26 июльдә "Жемчужина" бассейны бинасы янында Рәсәйнең Хәрби Диңгез флоты көненә багышланган чара булып узды. Безнең район Севастопольдәге хәрби корабльне шефлыкка алганнан бирле (анда безнең якташларыбыз хезмәт итте, хәзер дә хезмәт итәләр) бу бәйрәм Яңа Чишмәдә дә уздырыла. Һәм бу бәйрәм тантаналы төстә уза, анда романтика да җитәрлек: кем генә диңгезче егетләрне яратмый икән?
Оештыручылар бәйрәмгә килгән барлык кунакларга - олысына да, кечесенә дә зур игътибар күрсәттеләр. Балалар өчен балалар мәйданчыгы эшләде (батутлар куелган иде), анда төрле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Теләге булганнар (нигездә зуррак яшьтәгеләр) мини-футбол уйнадылар. Һәм, әлбәттә инде, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Екатерина Белоглазова, Зөһрә Җиһангирова, Олеся Финагентова кебек артистлар, "Зажигай" эстрада төркеме катнашында бәйрәм концерты һәм авыл мәдәният йортларыннан яраткан коллективлар чыгышы ямь өстенә ямь булды. Аннан соң барын да дискотека көтә иде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев