Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә «Йолдызлык - 2021» фестиваленең икенче сайлап алу этабы узды

Бу этапта җиңүчеләр 13-14 мартта Чирмешәндә бәйгенең киләсе турында чыгыш ясаячак.

Язның беренче көнендә, 1 мартта, Яңа Чишмә районының талантлы яшьләре - февральдә булып узган өч сайлап алу этабында җиңүчеләр бер сәхнәгә җыелды.

Чараны алып баручылар Илназ Шәйхетдинов һәм Юлия Самсонова концерт-конкурсның башлануын игълан итеп, жюри әгъзалары: БСМ хореографы Светлана Пянзина, БСМ педагогы Любовь Мазманян, гимназиянең педагог-оештыручысы Гүзәл Сабирҗанова, РМЙ методисты Ләйсән Шәйхетдинова һәм яшьләр бүлеге белгече Ольга Павлухиналар белән таныштырдылар. «Созвездие – Йолдызлык -2021» район фестивалендә җиңүчеләрне сайлап алу нәкъ менә аларга ышанып тапшырылды.

Һәм менә сәхнәдән вокал – соло номинациясендә яшь башкаручылар тарафыннан бер-бер артлы «Татар теле, туган тел», «Забавы», «То березка, то рябина», «Послушная река», «Мальчишки», «Мин татар малае» кебек җырлар яңгырады.

«Звонкие капельки», «Шатлык», «Балачак ритмнары», «Крошки», «Солнечные лучики», «Тамчы», «Фиеста», «Задоринки», «Солнечное сияние», «Спарс», «Филигран» һ.б. хореография ансамбльләре тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын матур костюмнары, оста хәрәкәтләре белән шатландырды.

Яшь конферансье номинациясендә Раилә һәм Илназ, Мария һәм Әмир, Камилә һәм Чулпан, Риназ һәм Айсылу, Тимур Саттаров, Фәйрүзә Ибраһимовалар бик матур чыгыш ясап, чираттагы конкурсантларны игълан иттеләр.

Менә алар: Ульяна Суворова, Мөслимә Зәйнуллина, Дарья Янова, Екатерина Хорькова, Алинә Адиева, Чулпан Хәйруллина, Ульяна Кузнецова, Ирина Зайцева, Диана Барсукова, Алсинә Талипова, Богдана Синявина, Михаил Хорьков, Раилә Әдһәмова, Анастасия Ефимова, Рәзил Хәйруллин.

Җиңүчеләрне игълан итү, барлык конкурсантларны дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләү мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды. Беренчеләрдән булып яшь вокалчылар Данил Бочкарев һәм Настя Ерашова, аннары өлкәнрәк вокалчылар - Екатерина Хорькова, Алинә Адиева, Мөслим Зәйнуллин, Дарья Янова, Богдана Синявина, Диана Барсукова, Алсинә Талипова исемнәре аталды.

«Конферанс» номинациясендә Тимур Саттаров һәм Айсылу белән Риназ җиңүчеләр булдылар.

Хореография ансамбльләре арасында беренче урыннар «Звонкие капельки» һәм «Солнечное сияние»гә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев