Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасында «Рус матрешкасы» бәйрәме булып узган (видео)

Алып баручылар - музыкаль җитәкче Наталья Савельева һәм тәрбияче Елена Захарова балаларны әлеге уенчыкның тарихы белән таныштырганнар.

1900 елның 24 октябрендә токарь Василий Звездочкин беренче рус матрешкасын ясаган, ә рәссам Сергей Малютин аңа бизәкләр төшергән.

Әлеге сүтелә торган агач уенчыкны ни өчен шулай дип атаганнар соң?

Матрена исеме - элеккеге заман рус провинцияләрендә иң киң таралган хатын-кыз исемнәренең берсе булган. Әлеге исем  латин телендәге «mater» (ана) сүзеннән килеп чыккан. Шуңа күрә, курчакны ясаучылар аны матрешка дип атарга карар иткәннәр.

Балалар җырлаганнар, биегәннәр һәм үзләренең матрешкаларын бизәгәннәр. «Рус матрешкасы» бәйрәме бик матур һәм күңелле үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев