Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңачишмәлеләр – Домодедово Сабан туенда

1 июльдә Яңа Чишмә районы Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәр округы Сабан туенда катнашты.

“Чыршылар“ паркы территориясендә безнең районның зур делегациясе көче белән “Татар ихатасы“ ясалган, анда теләге булганнар татар гаиләсенең көнкүреше белән таныша алганнар, милли ризыклардан авыз иткәннәр, үз куллары белән балчыктан чүлмәкләр ясарга тырышканнар, татар кәсепчеләре файдаланган чын токарь станогында эшләп караганнар. Монда безнең артистларыбыз күңелле җырлар, төрле биюләр  башкарганнар.
Паркның төрле почмакларында төрледән-төрле милли конкурслар һәм күңелле уеннар: бүрәнәдә капчыклар белән сугышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, таяк тартышу, әчегән  сөттән акча эзләп алу, күзне бәйләп чүлмәк  вату, капчык киеп йөгерү һ.б. үткәрелгән. Парк  аллеяларында оештырылган  ярминкәдә Сабантуй кунакларына  татар халкының милли ризыкларын тәкъдим иткәннәр. Монда бик матур яулыклар, татар халык киемнәре, татар символикасы куелган сувенирлар сатып алу мөмкинлеге булган.
Бәйрәмдә шәһәр округы, Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге җитәкчелеге, Мәскәү янындагы башка округлардан мәртәбәле кунаклар катнашкан. Бәйрәмгә килүчеләр алдында  район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясаган, ул Сабантуйда катнашучыларга  ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрик хатын укыган.
Бәйрәмдә  “Чыршылар“ паркында  ел саен  Сабан  туен оештыруда зур өлеш  керткән яңачишмәлеләр Домодедово шәһәр округы хакимиятенең Рәхмәт хатлары  белән  билгеләп  үтелгән. 
Фото  Домодедово шәһәр округы хакимияте сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев