Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңачишмәлеләр Домодедово Сабан туенда булды

16 июньдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәренең «Чыршылар» мәдәният һәм ял паркында XV гомумшәһәр юбилей Сабан туе узды, анда традиция буенча Яңа Чишмә районы да катнашты.


Һава торышы бу көнне оештыручыларны да, катнашучыларны да, кунакларны да сөендерде. Иртәдән үк паркка округ кешеләре һәм кунаклар җыелды, күбесе гаиләләре,  балалары белән килгән. Алдагы еллардагы кебек үк, Сабантуйга Мәскәү өлкәсенең башка шәһәр һәм районнарыннан байтак кунаклар килгән. Чараны оештыручылар бәяләвенчә, бу көнне «Чыршылар» паркында барлыгы җиде меңгә якын кеше катнашкан. Татар милли бәйрәме төрле милләт һәм дин, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен бергә җыйды.
     Аның оештыручылары булып РФ да ТР ның вәкиллекле вәкиле һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге һәм Домодедово шәһәр округы администрациясе тора.
     Иртәдән үк паркның төрле почмакларында төрле милли татар уеннарында, бәйгеләрендә катнашырга мөмкин иде. Җиңү һәм призлар өчен олысы да, кечесе дә бик теләп көрәште. Яңа Чишмә районыннан зур делегация Домодедово Сабан туена җиденче ел рәттән бара инде. Яңачишмәлеләрне Домодедовода бәйрәмнең "йөзек кашы" дип атарга мөмкин. Паркка урнаштырылган чын татар ихатасы, сарайлары, коесы һәм авыл хуҗалыгы инвентарьларыннан тыш, алар зур концерт программасы алып килгән иде.
   Сабантуйның рәсми өлешен Домодедово шәһәр округы башлыгы Александр Двойных һәм татар милли үзәге рәисе Фоат Солтанов ачты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзен ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин җиткерде. Традиция буенча иң яхшыларына Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Домодедово шәһәр округы администрациясе бүләкләре тапшырылды. Сабантуйда күркәм гадәт буенча күзләре бәйләнгән килеш Александр Двойных, Эмиль Фәйзуллин, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов балчык чүлмәк ваттылар.
     Тере тәкә һәм призлар өчен татар милли көрәше осталары көрәшкән мәйдан гөрләп торды. Анда Яңа Чишмә районы артистлары, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең танылган башкаручылары, татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов һәм Сөмбел Билалова чыгышлары бәйрәм кунаклары өчен чын бүләк булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев