Яңачишмәлеләрнең күрсәтер әйберләре бар
30 һәм 31 октябрьдә Яңа Чишмә район мәдәният йортында Яңа Чишмә, Чистай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән, Нурлат, Аксубай һәм Спасс районнарының мәдәният хезмәткәрләре катнашында республика семинары булып узды. Семинарның темасы: "Урыс традицион мәдәниятен саклап калу буенча авыл мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге" дип аталды.
Семинарны ТР МК-ның традицион мәдәниятне үстерү буенча Республика үзәге бүлеге мөдире Р.Р. Дедюлева ачып җибәрде, аннан Яңа Чишмә мәдәният бүлеге начальнигы Т.Н. Маланчева сәламләү сүзе белән чыкты. ИКМО (Казан) Рус фольклор үзәге директоры А.К. Смирнов шушы темага кагылышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, аннан "Фольклор традицияләрен өйрәтү һәм җыю нигезләре" буенча практикум үткәрде. Мари республикасының И.С. Палантай исемендәге (Йошкар-Ола шәһәре) мәдәният һәм сәнгать колледжы укытучысы М.В. Бусыгина "Кичәләр - авыл җирендә ял сәгатьләрен оештыруның бер формасы" дип аталган мастер-класс үткәрде. ТР МК-ның Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәгенең төп белгече Т.С. Чекмарева "Урыс бәйрәмнәрен һәм йолаларын оештыру һәм үткәрүдә режисерлык - кую эше нигезләре" дигән эшлекле уен үткәрде. ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.А. Габдрахманов икенче көнне Архангел МЙ-да оештырылган "түгәрәк өстәл" янында урыс традицион мәдәниятен саклап калу буенча авыл мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
Семинар барышында Яңа Чишмә мәдәният хезмәткәрләре безнең районда үткәрелгән видеога төшерелгән бәйрәмнәрне күрсәттеләр. Һәм, әйтергә кирәк, аларның күрсәтер нәрсәләре бар иде. Пукрау бәйрәме генә дә ни тора! Сүз уңаенда, семинарда катнашучыларга һәм күрше районнардан килгән кунакларга әлеге бәйрәмнәрдән күрсәтелгән өзекләр (фрагментлар) бик ошады. Рус мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә зур өлеш кертүләре өчен "Архангельская краса" халык-фольклор ансамбле җитәкчесе Наталья Таротина, "Рябинушка" халык-фольклор ансамбле җитәкчесе Вера Коновалова һәм Яңа Чишмә районы турында язган һәм үзе башкарган җыр авторы Зинаида Кондеева рәхмәт хатлары алдылар.
Семинар йомгак ясау һәм барлык катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән төгәлләнде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев