Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташлары әдәмсәлеләргә рәхмәт белдерә

    Казанда яшәүче якташлары, профессор Рәүф Юнысов ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы интернет - кабул итү хезмәте аша Әдәмсә АҖ башкарма комитеты, мәктәп, китапханә коллективларына, иганәчеләргә һәм авылда үткәрелә торган чараларда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерә. Кадерле әдәмсәлеләр! Мин зур кызыксыну һәм дулкынлану белән авылларыбыз тарихы, авылдашларымның язмышлары турындагы кыйммәтле мәгълүматлар белән танышам....

    Казанда яшәүче якташлары, профессор Рәүф Юнысов ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы интернет - кабул итү хезмәте аша Әдәмсә АҖ башкарма комитеты, мәктәп, китапханә коллективларына, иганәчеләргә һәм авылда үткәрелә торган чараларда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерә.
    Кадерле әдәмсәлеләр!
    Мин зур кызыксыну һәм дулкынлану белән авылларыбыз тарихы, авылдашларымның язмышлары турындагы кыйммәтле мәгълүматлар белән танышам. Үземнең электрон почтам, сайт аша авылда яшьләр, чәчләре агарган ветераннар өчен бик шәп, файдалы, эчкерсез чаралар үткәрелүен беләм.
    Әдәмсәдән авторлар якташларыбыз, туган ягыбыз турында тәэсирле итеп, хөрмәт белән, эчкерсез, ихластан бик әйбәт әсәрләр язалар, шагыйрьләребез һәм шагыйрәләребез аларга багышлап бик матур шигырьләр иҗат итәләр. Бу язмаларда авыл халкының зур хезмәте, хезмәт кешеләренә, рухи дөньябызны баетучыларга булган чиксез ярату, кешелекнең югары кыйммәтләренә, иксез-чиксез игелеккә, чын-чынлап патриотлыкка дан җырлау чагылыш таба.
    Шундый гаҗәеп, нәрсәгәдер өйрәтүче, сабак бирүче тантаналар - чараларны оештыручыларга, анда катнашучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм, сезнең алда баш иям. Бу һәммә кеше өчен дә чын мәктәп.
    Мин сезнең белән бергә сөенәм һәм сезнең белән горурланам.
    Хөрмәт белән Рәүф Юнысов,
    хезмәт ветераны, профессор,
    Казан шәһәре
    Редакциядән: Шушы хат басылганчы безгә Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котова шалтыратып, Рәүф Әдһәм улының шул авылда тууы, аның авыл мәчетен төзетүдә төп иганәче булуын хәбәр итте.
    Р.Ә. Юнысов җитәкләгән "Татсемсвекла" ДУП коллективы 2001-2002 елларда мәчет төзүдә зур ярдәм күрсәткән. Аннан соң да Рәүф Юнысов авыл җирлегенә төрлечә ярдәм итеп торган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: