Якташыбызның чираттагы иҗат җимеше
28 гыйнварда Сөлчәбаш авылында туган якташыбыз, шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев (тәхәллүсе-Әхмәди)
Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булып китте. Татарстанның 100 еллыгына багышлап “Йөрәк сүзе” исемле шигырьләр, робагыйлар, җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгын чыгара алган икән.
Музейда әдәбият, шигърият турында эчкерсез сөйләшү булды.
Китап белән танышкач, Рәфыйк Әхмәдинең өлгереп җиткән төпле, мәгънәле шагыйрь икәнлегенә ышанасың. Шәхсән үземә аның мәкальләре, әйтемнәре ошады. Шигырьләренә үзе үк көйләр дә яза. Бу бит үзе бер хәзинә. Авторның бүгенге китабы алтынчысы. Элегрәк аның “Хисләрем чишмәсе”, “Акты хисләр җыр булып”, “Булат маҗаралары”, “Җан авазы”, “Җыр-күңелнең бизәге” китаплары дөнья күргән иде.
Китапларын ничек чыгара соң? Мал асрый, аларны эшкәртеп, акчасына китапларын бастыра һәм хәердән аларны өләшеп тә, бүләк итеп тә бетерә. Бу юлы да шулай эшләде: китапларын музейга, Зирекле лицеена һәм авыл китапханәләренә бүләк итте.
Үзе турында “Бәхет өмет итмим” шигырендә болай ди:
Яшәдем мин гади, тыйнак кына,
Биләмәдем кеше өлешен.
Капчык-капчык акча да җыймадым,
Яшермәдем алтын-көмешен.
Хәят диңгезендә гадел яши,
Беркайчан да баемый шагыйрьләр.
Мин киткәч тә байлык эзләмәгез,
Бар байлыгым – җырлар, шигырьләр!
Моннан да кыска, мәгънәле әйтеп булмыйдыр тормыш юлың турында. Бу фикерне Шахмай шагыйрәсе, мәрхүмә Зәйнәп апа Хәбибуллина да күптән яңгыраткан иде.
Рәфыйк дустым, без әле синнән алдагы көндә дә матур-матур әсәрләр көтәбез. Каләмең тутыкмасын, уңышлар сиңа!
Мидхәт Газыймов, Зирекле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев