Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Якташыбыз белән очрашу

-22 июньдә Әдәмсә авылы китапханәсендә Волгоград әдәбиятчысы Ольга Полторецкая булып китте, ул Җиңүнең юбилей елына һәм әдәбият елына багышланган шигырь кичәсе үткәрде, - дип хәбәр итте редакциягә китапханә методисты Светлана Борисова. Ольга Борисовна Чистайда туып үскән, аның беренче язмалары 1961 елда "Чистай хәбәрләре" газетасында басылып чыккан. 1958 елдан бирле шигырьләр...

-22 июньдә Әдәмсә авылы китапханәсендә Волгоград әдәбиятчысы Ольга Полторецкая булып китте, ул Җиңүнең юбилей елына һәм әдәбият елына багышланган шигырь кичәсе үткәрде, - дип хәбәр итте редакциягә китапханә методисты Светлана Борисова.
Ольга Борисовна Чистайда туып үскән, аның беренче язмалары 1961 елда "Чистай хәбәрләре" газетасында басылып чыккан. 1958 елдан бирле шигырьләр яза, 2011 елда "Счастье земное" дип аталган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгару өстендә эшли башлый. Бу җыентыкка 15 китап кертү планлаштырылган, шуның 10 сы басылып чыккан һәм Волгоград, Казан, Чистай китапханәләрендәге фондларда бар. Ольга Борисовна Мәскәүдә узган "Филантроп-2014" Халыкара конкурс дипломанты һәм Волгоградта "Александр Невский-2014" Халыкара конкурс дипломанты булган. Ул шулай ук "Патриот" әдәби берләшмә әгъзасы да.
Шигырь кичәсендә Ольга Борисовна Волгоград (Сталинград) шәһәре, үзенең гаиләсе, бабасы - совет хәрби начальнигы, генерал-майор Яков Котельников турында (ул 1941 елда Вязьма янында дошман чолганышында барган көрәшләрдә геройларча һәлак булган) сөйләде, бастырып чыгарылган җыентыктан шигырьләрен укыды.
Авылыбызда ике көн кунакта булганда Ольга Полторецкая берничә шигырь дә язды һәм шигырь кичәсендә тәкъдим итте. Бу кичәдә авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова, мәктәп укучылары, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев