Ял иттеләр
Экстремизмга каршылык күрсәтүгә багышланган айлык кысаларында районда өлкән яшьтәгеләр, яшьләр һәм укучылар арасында кайбер чаралар үткәрелә. Айлык үткәрүдә районның мәдәният бүлеге зур эш башкарган. Чираттагы чара РМЙда 21 сентябрьдә үтте. "Золушка" әкиятен заманча башкару үз һәм гаиләгә тәрбиягә алган балаларны тәрбияләүдә мөһим тема буларак тәкъдим ителде, тамаша сюжетына "Детектор лжи"...
Экстремизмга каршылык күрсәтүгә багышланган айлык кысаларында районда өлкән яшьтәгеләр, яшьләр һәм укучылар арасында кайбер чаралар үткәрелә. Айлык үткәрүдә районның мәдәният бүлеге зур эш башкарган. Чираттагы чара РМЙда 21 сентябрьдә үтте.
"Золушка" әкиятен заманча башкару үз һәм гаиләгә тәрбиягә алган балаларны тәрбияләүдә мөһим тема буларак тәкъдим ителде, тамаша сюжетына "Детектор лжи" телевизион шоу элементлары да кертелгән иде. Бу әкиятнең барлык геройлары - төп геройлар. Әлеге тамашаны сәхнәгә куючы - Ләйсән Шәйхетдинова, Үги ана ролен дә ул уйнады, башка рольләрдә дә АМЙ хезмәткәрләре иде: Анна Суворова, Юлия Сәйфуллина, Зинаида Григорьева, Светлана Суслова, Илназ Шәйхетдинов. Тамашаны районда танылган артистлар Илназ Шәйхетдинов, Наталья Таротина, Юрий Киселев, Хамис һәм Гөлүсә Мөхәммәдиевлар, Илсөяр Дәүләтшина, Зинаида Кондеева һәм "Зажигай", "Архангельская краса", "Сурэкэ", "Рябинушка" төркемнәре, шулай ук көнчыгыш биюләрен башкаручы Ксения Байрачнаялар чыгышы тагы да тулыландырды. Артистлар репертуарында тынычлык, дуслык һәм бердәмлек, ватан, мәхәббәт турындагы җырлар яңгырады.
Тамашачылар аз булуга да карамастан, алар үз чыгышларын күңел биреп, оста башкардылар.
Рәсемнәрдә: "Золушка" әкиятеннән өзек; тугры тамашачылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев