Яр Чаллы шәһәреннән кунаклар музейда
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Зирекле музеенда Яр Чаллы шәһәреннән Вәгыйзовлар гаиләсе булып китте, - дип яза редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов.
- Зирекле мәктәбен тәмамлаган Асия Салих кызы кызы Альбина Миңнебаева, оныклары икенче сыйныфны тәмамлаган Аделя һәм 1,5 яшьлек Аида белән кайткан. Беренче чиратта гаилә үз әбиләрен - тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларын эзләде. Аларны истәлеккә фотога төшерделәр.
Балаларны барысы да кызыксындырды – экспонатлар, предметлар, алар күп сорау да яудырды. Музейга бару гаиләнең кечкенә әгъзалары өчен шатлыклы вакыйга булды.
Музейдан кунакларга Мидхәт Газыймовның "Зиреклем зирекләре" китабын бүләк иттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев