Яраткан үз бәйрәмебез
30 августта яңачишмәлеләр Республика көнен билгеләп үттеләр. Район күләмендә бәйрәм чарасы РМЙ каршындагы мәйданда үтте. Анда балалар өчен батут, олыраклар өчен сәүдә палаткалары (шашлык, камыр ризыклары алырга мөмкин булды) куелган иде, ерак та түгел яшьләр бүлеге спорт уеннары, ярышлар оештырды, тиз арада әмәлләнгән сәхнәдә зур концерт барды. Бәйрәм - Республика...
30 августта яңачишмәлеләр Республика көнен билгеләп үттеләр. Район күләмендә бәйрәм чарасы РМЙ каршындагы мәйданда үтте.
Анда балалар өчен батут, олыраклар өчен сәүдә палаткалары (шашлык, камыр ризыклары алырга мөмкин булды) куелган иде, ерак та түгел яшьләр бүлеге спорт уеннары, ярышлар оештырды, тиз арада әмәлләнгән сәхнәдә зур концерт барды. Бәйрәм - Республика көне белән яңачишмәлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР-да хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә начальнигы урынбасары Федор Батков котлады.
Күркәм традиция буенча бу көнне Яңа Чишмәдәге иң карт кешене хөрмәтләделәр, ул Благовещенский Иван Михайлович иде. Район башлыгы аңа бүләк тапшырып, ныклы сәламәтлек теләде. Районда иң яшь гаилә Сабировларныкы булып чыкты. Рәфис белән Гөлнара әле бер атна элек кенә туй иткәннәр, аларга матур теләкләр теләнде, истәлеккә бүләк тә тапшырылды.
Вячеслав Козлов хезмәтләре белән аерылып торган район кешеләренә рәхмәт белдерде, көчле алкышлар астында алар район башлыгыннан бүләк алу өчен сәхнәгә күтәрелделәр. Йорт өчен җаваплы кеше Людмила Иванова намуслы һәм әйбәт эшләгәне өчен Рәхмәт хатына тиенде, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева - Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы, Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин "ТР-да җирле үзидарәләрне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.
Кич буена Юлия Сәйфуллина, Илназ Шәйхетдинов, Зинаида Кондеева, Илсөяр Дәүләтшина, Вера Коновалова, Гөлназ Насыйрова җырлары, "Селяночка", "Сурэке", "Рябинушка", "Илем", "Сударушка", "Сувенир", "Шешминка", "Ярмар" җыр, бию ансамбельләренең чыгышы яңгырады. Концерт "Без бергә" дигән гомуми җыр белән, ә бәйрәм фейерверклар җемелдәве һәм дискотека белән тәмамланды.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев