2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Һәм хәзер яшьләрнең сайлауларда катнашу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Илебезнең киләчәге яшь буын тарафыннан ясалган дөрес сайлауга бәйле.
24 февральдә Шахмай АМЙ-ның мәдәният хезмәткәрләре Яшь сайлаучы көне хөрмәтенә "Мин беренче мәртәбә тавыш бирәм" дип аталган информацион - хокукый сәгать үткәргәннәр. Яшь һәм булачак сайлаучыларны - якын киләчәктә үзенең сайлау хокукыннан файдаланучыларны чакырганнар.
Шахмай АМЙ мөдире Р. Абдуллина яшьләрне Бөтенрәсәй бәйрәме - Яшь сайлаучы көне белән котлаган.
Яшь сайлаучы Алмаз Сәлаховка февральдә 18 яшь тулган. Аңа истәлекле бүләк тапшырганнар. Булачак сайлаучыларга сайлаулар үткәрү тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләгәннәр, сайлау хокукы буенча китаплар тәкъдим иткәннәр.
Яшьләр үзләренең гражданлык позицияләре, Россия Федерациясенең һәр гражданинының сайлау хокукы турындагы сөйләшүләргә актив кушылганнар.
Илнең сәяси тормышында яшьләрнең катнашу мөһимлеге турындагы мәсьәләләр дә каралган. "Беренче тапкыр тавыш бирәм" дигән уен - викторина оештырганнар. Уен барышында булачак сайлаучылар түбәндәгеләр хакында белгәннәр:
- сайлау хокукын көйләүче норматив - хокукый документлар турында;
- сайлау комиссияләренең төрләре һәм аларның вәкаләт сроклары;
- сайлауларны үткәрү процессы һәм бюллетеньнәр тутыру кагыйдәләре;
- кемнәр алар күзәтүчеләр һәм алар нәрсә эшлиләр?
- нәрсә ул учеттан төшерү таныклыгы һәм ул кемгә бирелә?
Яшь сайлаучыга ярдәм йөзеннән "Мин беренче тапкыр тавыш бирәм" дип аталган мәгълүматый стенд ясалган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев