Быелгысы елның февралендә Санкт-Петербургта булып үткән "Нева яры буйларында" дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗатының халыкара конкурс-фестивалендә Чаллы Башыннан апалы-сеңелле Алинә һәм Дилә Минабетдиновалар дүрт алтын медальгә лаек булган.
Кызларга конкурска баруда район башлыгы Вячеслав Козлов ярдәм күрсәткән. Һәм кызлар сынатмаганнар - "Хореография - халык биюләре" номинациясендә бик шәп чыгыш ясаганнар. Алар башкаруындагы үзбәк биюе тамашачылар һәм компетентлы жюри игътибарын аеруча да җәлеп иткән.
"Нева яры буйларында" фестивален оештыру комитеты да кызларның укытучысына - әниләре Юлия Минабетдиновага аерым рәхмәт белдергән. Алтын бүләктән тыш, Алинә һәм Дилә агымдагы елның 9 июненнән 13 енә чаклы Сочи шәһәрендә үтәчәк "Морской бриз" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының халыкара конкурс - фестиваленә чакыру да алганнар.
Аларның әлеге мөһим фестивальгә баруларын оештыру өчен хәйрия ярдәме күрсәтүче химаяче табылыр, дип өметләнәбез.
- Балаларыбызга ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Вячеслав Козловка без бик рәхмәтле, - дип хәбәр итте редакциягә әлеге искиткеч талантлы кызларның әбиләре Галия Юсупова.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев