Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшьләр ак төсне сайлый

    Ак һәм ка­ра, бу - ки­ем­нәр сти­ле тү­гел, ә тор­мыш сти­ле. Яңа Чиш­мә РМЙ сәх­нә­сен­дә ТР-ның баш­лан­гыч һәм ур­та һө­нә­ри бе­лем би­рү­че дүрт уку йор­ты сту­дент­лары һәм алар­ның укы­ту­чы­ла­ры (Нур­лат аг­рар тех­ни­ку­мы, Яңа Чиш­мә һө­нәр учи­ли­ще­сы, Чис­тай по­ли­тех­ник кол­лед­жы һәм Ак­су­бай һө­нә­ри ли­це­е) нәкъ ме­нә шул хак­та сөй­лә­де­ләр. 10 ап­рель­дә...

    Ак һәм ка­ра, бу - ки­ем­нәр сти­ле тү­гел, ә тор­мыш сти­ле. Яңа Чиш­мә РМЙ сәх­нә­сен­дә ТР-ның баш­лан­гыч һәм ур­та һө­нә­ри бе­лем би­рү­че дүрт уку йор­ты сту­дент­лары һәм алар­ның укы­ту­чы­ла­ры (Нур­лат аг­рар тех­ни­ку­мы, Яңа Чиш­мә һө­нәр учи­ли­ще­сы, Чис­тай по­ли­тех­ник кол­лед­жы һәм Ак­су­бай һө­нә­ри ли­це­е) нәкъ ме­нә шул хак­та сөй­лә­де­ләр. 10 ап­рель­дә Яңа Чиш­мә­дә сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау бу­ен­ча иң ях­шы ча­ра­га Рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы бу­лып үт­те.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Бар­лык ко­ман­да­лар да тор­мыш­ның ике ягын күр­сәт­те­ләр. Бер ягын алар ак төс­кә бу­я­ган­нар - як­ты, шат­лык­лы, ярат­кан ке­ше­лә­ре, дус­ла­ры һәм ту­ган­на­ры янә­шә­сен­дә, ә икен­че як­ны ка­ра­га - юл­дан яз­ганлык, тәр­тип­сезлек, шай­тан да ясал­ган - бу­сы ин­де нар­ко­тик­лар, аны хәт­та аз кү­ләм­дә һәм бе­рен­че тап­кыр кул­лан­ган­да да ор­га­низм­га тис­кә­ре йо­гын­ты яса­вын ко­ман­да­лар сәх­нә­ләш­те­реп күр­сәт­те­ләр. Жю­ри әгъ­за­ла­ры ба­ры­сы­ның да чы­гыш­ла­рын юга­ры бә­я­лә­де, тех­ник сә­бәп­ләр бу­ен­ча баш­ка ра­йон­нар­дан яшь­ләр вә­кил­лә­ре­нең кон­курс­ка ки­лә ал­мау­ла­рын әй­теп үт­те­ләр, ә жю­ри рә­и­се, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк кат­на­шу­чы­лар­га Дип­лом­нар тап­шыр­ды. Чис­тай шә­һә­ре ко­ман­да­сы 1 урын­ны яу­ла­ды. Иң баш­тан алар­ның чы­гыш­ла­рын ка­ра­ган­да ук бу ко­ман­да­ның җи­ңү­ен­дә шик юк иде: та­ма­ша­чы­лар да, жю­ри да, яры­шу­чы егет­ләр дә фа­җи­га­ле мә­хәб­бәт һәм көл­ке­ле пан­то­ми­ма­лар ка­ра­ды­лар. Икен­че урын­ны ку­нак­лар­ны ка­бул итүче як яу­ла­ды. Мон­да рек­ви­зит һәм му­зы­каль ос­та­лык­лар да игъ­ти­бар­га алын­ды. Өчен­че урын­да нур­лат­лы­лар, ә ан­нан соң - ак­су­бай­лы­лар.

    Бар­лык ко­ман­да­лар да би­рем­нәр­не ос­та үтә­де­ләр, хә­ер, төр­ле­чә күр­сәт­сә­ләр дә, нә­ти­җә­се бер­төр­ле иде - нар­ко­тик­лар­га "юк", сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше­нә - "ә­йе", дип җа­вап бир­де­ләр. Бар­лык дүрт ко­ман­да кат­на­шу­чы­ла­ры да 118 нче һө­нәр учи­ли­ще­сы аш­ха­нә­се­нә юл тот­ты­лар, ан­да алар өчен төш­ке аш әзер­лән­гән иде.

    Рә­сем­­дә: Нур­лат ко­ман­да­сы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: