Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Язмаларыбыз юкка чыкмый

    11 гыйнвар көнне "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы Мидхәт Газыймов чакыруы буенча Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булып кайтты.

    Без бу музейда булганыбыз бар иде, зур кызыксыну белән узган баруыбызда төшкән фоторәсемнәрне карадык, вакыт тиз үтә, инде 13 ел гомер узган. Бу фоторәсемнәрне - безнең музейда булуыбызның дәлилләрен Мидхәт Гариф улы бик игътибарлап махсус альбомнарда саклый. Биредә андый альбомнарның исәбе-саны юк. Алар Яңа Чишмә районы тарихын, аның тормышын һәрьяклап үз эченә алган. Аларны туплауда Мидхәт Гариф улына музей хезмәткәрләре Лидия Лотфуллина белән Илгизә Кыямова да булыша.
    Районда булган вакыйгаларның һәрберсе Мидхәт Гариф улы булдырган төпләмәләрдә чагылыш тапкан, ул аларны системага салган. Шул исәптән газетабыз материаллары да үз урыннарын тапкан. Музей белән редакция күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мидхәт Гариф улы безнең иң актив авторыбыз, аннан кызыклы хат алмаган атна юктыр. Музейда исә тормыш кайнап тора. Аның бай фонды һәм эш юнәлешләре турында сөйләү өчен бер язма гына җитми. Иң әйбәте аны үзең барып, үз күзләрең белән күрү кирәк.
    Музей тарихына кереп калу шансы зур, 1993 елда нигез салынган музейда инде 50 меңләп кеше булып киткән. Һәркем үзенчәлекле экспонатларны игътибарлап карый ала, ул материалларны җентекләп җыюга һәм аларны сайлап урнаштыруга ис китәрлек. Мидхәт Гариф улы, музей хезмәткәрләре килгән кунакларны ачык йөз белән сөенеп каршы аласына шик юк. Тик бер нәрсә кызганыч, музейдагы экспонатларның күпчелеге саклау урынында (хранилище), чөнки алар бик күп җыелган, урын җитешми, шуңа күрә икенче кат кирәк. Дөрес, бинаның үзенә дә эчке яктан капиталь ремонт таләп ителә. Хәер үткән ел кайбер эшләрне башкарганнар: электр үткәргечләрне һәм яктырткычларны алыштырганнар, пластик тәрәзәләр куйганнар (акчаны район бүлеп биргән). Сүз дә юк, музей кирәк, өстәвенә аның директоры нинди кеше бит әле - үз эшенең остасы.
    Башка музейлардан аермалы буларак, Зирекле музееның бер үзенчәлекле традициясе бар. Мидхәт Гариф улы һәм музей хезмәткәрләре бик тә кунакчыл хуҗалар һәм музейга килүчеләрне - олылармы, яки балалармы алар - сыйламыйча җибәрмиләр. Без дә мондый хөрмәткә лаек булдык, аларга, әлбәттә, зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
    Безнең өчен, ягъни газета чыгаручылар өчен иң күңеллесе менә нәрсә булды: Мидхәт Гариф улы кебек кешеләр булганда "газета бер көн генә яши" дигән гыйбарә үзенең мәгънәсен тулысынча югалтуын белдек. Без хезмәтебезнең алар тарафыннан сакланып, озак елларга тарихка кереп калуын үз күзләребез белән күреп инандык.
    Зирекле музеена килгәч төшерелгән калган рәсемнәрне газетабызның novoshishminsk.ru сайтында карый аласыз.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: