Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җылы очрашу күңелләрне җылыта

    Рес­пуб­ли­ка кө­не ал­дын­нан һәм ре­монт­тан соң Зи­рек­ле ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зе­е­на иң хөр­мәт­ле һәм ла­ек­лы ке­ше­ләр (кем 2013 ел­да пен­си­я­гә чык­кан яки чы­га­чак, кем­гә 70,75,80,85 яшь тул­ган яки ту­ла­чак) җы­ел­ган иде. Оч­ра­шу-бәй­рәм­не му­зей кол­лек­ти­вы, Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва җи­тәк­ләүче "Ө­мет" ха­тын-кыз­лар со­ве­ты, авыл ки­тап­ха­нә­че­се Ра­зыя Ка­дый­ро­ва­лар оеш­тыр­ды.

    Ку­нак­лар сте­на­лар­га урнаш­ты­рыл­ган яңа экс­по­зи­ци­я­ләр, те­ма­тик як­тан би­зәл­гән вит­ри­на­лар бе­лән та­ныш­ты­лар; бик як­ты электр уты ян­ды, аның үт­кәр­геч­лә­ре 1968 ел­дан бир­ле дә алыш­ты­рыл­ма­ган; ку­нак­лар­ны шу­лай ук яңа ти­мер ишек тә (яшел) шак­ка­тыр­ды.

    Плас­тик­ка алыш­ты­рыл­ган зур тә­рә­зә­ләр­дән төш­кән ко­яш нур­ла­ры зал­ны бик як­ты ит­те. Бар­лык эш­ләр ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов һәм ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов яр­дә­ме һәм фи­нанс­ла­вы бе­лән баш­ка­рыл­ды. Ку­нак­лар алар­га зур рәх­мәт бел­дер­де­ләр һәм ре­монт 2014 ел­да да дә­вам итә­чә­ге­нә зур өмет­тә кал­ды­лар.

    Бар­лык ка­те­го­рия юби­ляр­ла­ры өчен та­тар ша­гыйрь­лә­ре­нең ис­кит­кеч ма­тур ши­гырь­лә­ре сай­лан­ган иде. Алар­ны, ку­нак­лар­ның һәр­кай­сы­н исем­нә­ре бе­лән атап, Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва һәм Мид­хәт Га­зый­мов укы­ды. Су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры Со­ве­ты рә­и­се Кад­рия Га­ти­на, "Ө­мет" ха­тын-кыз­лар со­ве­ты рә­и­се Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва, Зи­рек­ле мө­тә­вәл­ли­ят җи­тәк­че­се Риф­гат Фә­са­хов кот­лау һәм рәх­мәт сүз­лә­ре бе­лән чы­гыш яса­ды­лар. Зи­рек­ле ур­та мәк­тә­бе­нең 1-18 чы­га­ры­лыш­лар­да без­нең ярат­кан укы­ту­чы­быз, ТАССР-ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы Зоя Са­дый­ко­ва үзе­нең яшь­тәш­лә­ре­нә мө­рә­җә­гать ит­те, Зи­рек­ле­дә­ге му­зей эш­чән­ле­ге­нә юга­ры бәя бир­де.

    Бер кү­ре­шү - үзе бер го­мер шул, әле­ге яшь­тә­ге­ләр­нең кү­бе­се, ча­кы­рыл­ган 35 ке­ше­дән тыш, өй эчен­дә ге­нә йө­ри, кай­бер­лә­ре хәт­та урын өс­тен­дә - авы­рый­лар. Ни ди­сәң дә, яшь ба­ра шул. Ә На­и­лә апа Габ­ба­со­ва, 2014 ел­да 90 яшь ту­лу­ы­на да ка­ра­мас­тан, үзе кил­гән.

    Дө­рес, иң өл­кән ве­те­ран­нар­ны Әл­фия Габ­ба­со­ва (ул әни­се яны­на Уль­я­новс­ки­дан кайт­кан) һәм Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва үз ма­ши­на­ла­рын­да алып кил­де­ләр һәм өй­лә­ре­нә илт­те­ләр. Яшь­тәш­лә­ре бе­лән бү­ген­ге оч­ра­шу­га, бер-бер­се бе­лән сөй­лә­шеп уты­ра алу­ла­ры­на алар­ның ни­чек сө­ен­гән­нә­рен күр­сә­гез икән?!

    Без­гә ин­де хә­зер 70 яшь­тән ар­тык, ә без­нең ара­да элек­ке­ге укы­ту­чы­ла­ры­быз На­и­лә апа Габ­ба­со­ва, Зоя апа Са­дый­ко­ва, Нур­си­нә апа Ха­фи­зо­ва­лар да бар иде.

    Җы­лы оч­ра­шу бәй­рәм­дә кат­на­шу­чы һәр ке­ше­нең кү­ңе­лен бик озак җы­лы­тыр әле. Ал­да да оч­ра­шып яшәр­гә яз­сын.

    Мид­хәт ГА­ЗЫЙ­МОВ,

    Зи­рек­ле авы­лы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: