Җыр сөючеләр “Җырлыйк әле”дә
"Яңа гасыр" каналында "Җырлыйк әле" үзешчән башкаручылар конкурсы дәвам итә. Безнең районда да сайлап алу туры узды. Җыр яратучы төрле буын вәкилләре, район данын якларга дип, 5 май көнне Казанга юл алды.
Без матур итеп бизәлгән студия һәм үз эшләренең чын осталарын күреп кайттык. Һәрберебез үзебезнең сәләтне күрсәтергә тырышты. Зыятдинова Роза, Гыйльметдинов Флер, урта буыннан Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, укучылар арасында Гөлназ Насыйрова, Айсылу Кадыйрова финалга уздылар.Алар Алексеевск районыннан финалга чыккан җырчылар белән ярыштылар. Соңыннан истәлеккә фотога төштек, һәрберебезгә тормышта, иҗатта уңышлар теләдек.
Бу җылы очрашу күңелләрдә озак сакланыр. Киләчәктә дә ярышларда катнашып, җырлап яшәргә язсын.
Асия
Раузетдинова,
Чаллы Башы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев