Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җырлы-биюле өй туе

    8 гыйнварда Акъяр авылында яшәүче нәни балалар үзләренең өй туен билгеләп үттеләр. Балалар бакчасы башлангыч мәктәп бинасына күченде, әлеге вакыйга икътисад өчен дә зур файда һәм, иң мөһиме, балаларның үзләре өчен.

    Уен, йокы, ашханә бүлмәләре, спорт залы һәм санитария бүлмәсе урнашкан иркен, якты бина 20 баланы кабул итә ала. Тик әлегә монда 13 бала гына йөри, тагын ике сабый килергә тиеш. Һәм әгәр дә балалардан бушап калган бинаны яшь гаиләләргә торак итеп бирә калсалар, балалар саны тагы артыр дип чамаларга була. Яңа бакчада алар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, мәктәпнең сыйныф бүлмәләрен балалар бакчасы итеп яңадан үзгәртеп коруга район бюджетыннан һәм нефтьчеләрдән (хәйрия ярдәме) миллион сум тирәсе акча кертелгән: нәниләргә һәм өлкәннәргә күпме шатлык өләшенгән.
    Мәктәп-балалар бакчасы комплексы директоры Фоат Фәрхаев: "Яңа урында балаларның йокылары да татлырак шул", - ди. Шулай булмыйни! Монда һавасы да саф, өстәвенә урын-җир әйберләре дә барысы да яңа. Алай гына да түгел, балаларның уен мәйданчыгы да яңа - авылдашлары, Акъяр мәктәбен тәмамлап чыккан Рифнур Сөләймановтан бүләк. Бу хакта безгә өй туенда катнашучы авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин сөйләде. Әлеге чарага район башлыгы Вячеслав Козлов белән районның мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев та килгән иде, алар бүләк итеп акча алу өчен сертификат тапшырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә авыл халкына карата кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерделәр. "Акъярлылар - эш сөючән халык, алар өчен көч тә, вакыт та, акча да жәл түгел. Быел Акъярда АПК программасы буенча йортлар төзелә башлый, димәк авыл үсәчәк һәм халык та артачак дигән сүз", - диде район башлыгы. Кем белә, бәлки тиздән балалар менә бу бинага да сыешмый башларлар һәм тагы да зуррак балалар бакчасы төзелер. Моңа, әлбәттә, ышанасы һәм өметләнәсе генә кала.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: