Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Җырлыйлар да, эшлиләр дә

11 ап­рель­дә РМЙ сәх­нә­сен­дә чы­гыш ясау­чы­лар "җыр­чы­лар да, би­ю­че­ләр дә, сән­гать­чә уку­чы­лар да, ре­жис­сер­лар"­да тү­гел, ә ра­йон үзә­ген­дә­ге 17 оеш­ма вә­ки­лен­нән туп­лан­ган яңа үзеш­чән сән­гать ар­тист­ла­рын­нан тор­ган ике җы­ел­ма труп­па иде. Ха­лык ара­сын­да шун­дый фи­кер яши, янә­се бух­гал­тер­лар, икъ­ти­сад­чы­лар, фи­нан­сист­лар үз һө­нәр­лә­ре һәм ха­рак­тер­ла­ры бе­лән сән­гать­тән ерак һәм бу алар­ның...

11 ап­рель­дә РМЙ сәх­нә­сен­дә чы­гыш ясау­чы­лар "җыр­чы­лар да, би­ю­че­ләр дә, сән­гать­чә уку­чы­лар да, ре­жис­сер­лар"­да тү­гел, ә ра­йон үзә­ген­дә­ге 17 оеш­ма вә­ки­лен­нән туп­лан­ган яңа үзеш­чән сән­гать ар­тист­ла­рын­нан тор­ган ике җы­ел­ма труп­па иде.

Ха­лык ара­сын­да шун­дый фи­кер яши, янә­се бух­гал­тер­лар, икъ­ти­сад­чы­лар, фи­нан­сист­лар үз һө­нәр­лә­ре һәм ха­рак­тер­ла­ры бе­лән сән­гать­тән ерак һәм бу алар­ның юлы да тү­гел, ди­ләр. Фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы, "Ак Барс бан­к"ы, ТР ФМ каз­на­чы­лыгы тер­ри­то­ри­аль бү­лек­чә­се, Фе­де­раль каз­на­чы­лык ида­рә­се, РЭЭБ, ян­гын хез­мә­те фи­ли­а­лы (ГТХМ бү­лек­чә­лә­ре), Яңа Чиш­мә АҖ баш­кар­ма ко­ми­те­ты һәм Ка­дастр хез­мә­те ида­рә­се­нең ра­йон бү­лек­чә­се хез­мәт­кәр­лә­ре та­лант­лы­лар үз ара­быз­да бар дип, шу­ны ис­бат­лар­га бул­ды­лар.

Бе­рен­че­ләр­дән бу­лып чы­гыш­ла­рын тер­ри­то­ри­аль каз­на­чы­лык на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры Эль­ми­ра Нә­фи­ко­ва сән­гатьле итеп С. Хә­ким ши­гы­рен уку­дан баш­ла­ды. Ан­нан эс­та­фе­та­ны "Яб­ло­не­вый цвет" җы­ры бе­лән ТР бу­ен­ча ра­йон каз­на­чы­лы­гы һәм фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы хез­мәт­кәр­лә­рен­нән тор­ган җы­ел­ма хор ка­бул ит­те. Алар ар­тын­нан "Ак Барс бан­кы" хоры чы­гы­шы бул­ды, алар баш­кар­ган ра­йон­да спорт тор­мы­шы ту­рын­да­гы так­мак­лар бик үзен­чә­лек­ле иде. Банк хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан баш­ка­рыл­ган "Ве­се­лая кад­риль" биюе, җыр­да җыр­лан­ган­ча, бик "җан­лы, ша­ян һәм дәрт­ле" ки­леп чык­ты. РЭЭБ­дән по­ли­ция ка­пи­та­ны Ил­гиз Мох­та­ров баш­кар­ган "Мин яра­там си­не, Та­тарс­тан" җы­ры да ямь өс­те­нә ямь бул­ды.

Иҗат от­че­ты та­ма­ша­чы­лар­га мәгъ­лүм бул­ма­ган та­гын бер сер­не ач­ты. Яңа Чиш­мә АҖ баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Па­шу­тин бик ма­тур җыр­лый икән. Ул та­ныл­ган "Ял­ла" үз­бәк төр­ке­ме ре­пер­ту­а­рын­нан алын­ган "Чәй­ха­нә" җы­рын баш­кар­ды. Ча­пан­да (үз­бәк ха­ла­ты), би­еп то­ру­чы көн­чы­гыш гү­зәл­лә­ре ара­сын­да ул та­ма­ша­чы­лар­га төр­кем ли­де­ры Фа­рух За­ки­ров­ны хә­тер­ләт­те.

Оеш­ма хез­мәт­кәр­лә­ре ба­ла­ла­ры әти-әни­лә­ре өчен җан ат­ты­лар (кон­церт­ның бе­рен­че һәм икен­че бү­ле­ген­дә дә кат­наш­ты­лар). Ал­ты яшь­лек Ру­зия Га­ләут­ди­но­ва та­тар те­лен­дә сән­гать­ле итеп ши­гырь сөй­лә­де, ә ан­нан бик җи­тез хә­рә­кәт­ләр бе­лән "Чун­га-чан­га" бию­ен баш­кар­ды. "Йол­дыз­лык-2013" бәй­ге­се йол­дыз­чык­ла­рын­ың бер­се, ГТХМ бү­лек­чә­се хез­мәт­кә­ре Анас­та­сия Се­ме­но­ва­ның кы­зы баш­кар­ган җы­ры өчен бү­лек­чә на­чаль­ни­гы Рә­шит Кы­я­мов ку­лын­нан бү­ләк тә ал­ды. Кон­церт­ның бе­рен­че өле­ше­нә бер­гә­ләп баш­кар­ган "Жи­вы бу­дем, не пом­рем" җы­ры нок­та куй­ды.

Иҗат от­че­ты­ның икен­че өле­шен 9 оеш­ма бер­гә­ләп әзер­лә­гән. Алар: РЭЭЧ, РҮХ, со­ци­аль як­лау бү­ле­ге, "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ, поч­та, пен­сия фон­ды бү­лек­чә­се, Мәш­гуль­лек үзә­ге, ста­тис­ти­ка, Рос­ре­естр ида­рә­се бү­ле­ге. Алар эш­чән­лек алып бар­ган өл­кә дә сән­гать­тән ерак ке­бек. Әм­ма алар­ның чы­гы­шы ис­ки­тәр­лек бул­ды. Чы­гыш­лар, ка­лей­дос­коп­та­гы күк, бер­нин­ди тот­кар­лык­сыз алы­шы­нып, бер­сен-бер­се ту­лы­лан­ды­рып тор­ды. Кон­церт­ны җыр­лар­га өй­рә­неп җит­кән җы­ел­ма хор ачып җи­бәр­де, со­лист­ка­сы "Йол­дыз­лык" фес­ти­ва­ле йол­дыз­чы­гы Гөл­наз На­сый­ро­ва иде. Хор баш­ка­ру­ын­да "Рос­сия-Русь, хра­ни се­бя, хра­ни!" җы­ры яң­гы­ра­ды. Ул бик ма­тур ки­леп чык­ты, ачык төс­тә­ге мил­ли кос­тюм­нар да бу чы­гыш­ка ка­ра­та та­гы да ях­шы­рак тәэ­сирләр кал­дыр­ды. Ека­те­ри­на Тем­ни­ко­ва баш­кар­ган "Же­лаю, что­бы все бы­ли здо­ро­вы" җы­рын (Еле­на Ва­ен­га ре­пер­ту­а­рын­нан) тың­ла­вы да бик рә­хәт бул­ды. Гар­мун­чы На­и­лә Ша­ки­ро­ва баш­ка­ру­ын­да та­тар ха­лык җыр­ла­рын­нан по­пур­ри - бик шәп но­мер. РҮХ ар­тист­ла­ры ритм­лы бию (кы­зы бе­лән Тать­я­на Ма­ка­ро­ва), сәх­нә­ләш­те­рел­гән кү­ре­неш, "Ком­со­мол­ка" ши­гы­рен (Оль­га Ло­ба­че­ва укы­ды) тәкъ­дим ит­те­ләр. Тен­нис­чы­лар три­о­сы (Люд­ми­ла Со­ро­ки­на, Ве­ра Вә­лиул­ли­на, На­талья Гурь­е­ва, со­ци­аль як­лау бү­ле­ге) бии-бии, җи­тез хә­рә­кәт­ләр ясап спорт бе­лән ак­тив шө­гыль­лә­нү­лә­ре, "О­лимп" һәм "Жем­чу­жи­на"­да да­и­ми бу­лу­ла­ры ту­рын­да так­мак­лар баш­кар­ды­лар. Әл­фи­нур Ка­ша­по­ва бик ма­тур итеп җыр­ла­ды, җыр­чы­ның та­вы­шы бик ях­шы.

Әти-әни­лә­ре­нә әле­ге иҗат от­че­тын әзер­ләү­дә яр­дәм ит­кән та­лант­лы ба­ла­лар ту­рын­да ае­рым әй­теп үтә­се ки­лә. Кеч­ке­нә "йол­дыз­чык­лар" сәх­нә би­зә­ге бул­ды­лар. Бу "Йол­дыз­лык-2013" зо­на ту­ры дип­ло­мант­ка­сы Ка­мил­ла Ис­ха­ко­ва, Гөл­наз На­сый­ро­ва. Гим­наст­лар Ма­ша Поп­ко­ва бе­лән Уль­я­на Куз­не­цо­ва сәх­нә­дәә­гәр­мәч" бу­лып тә­гә­рә­де­ләр, шпа­гат­ка утыр­ды­лар, мос­тик яса­ды­лар - ба­ры­сы да бию рит­мын­да баш­ка­рыл­ды. Ма­ри­на Ма­ка­ро­ва­ның та­тар ха­лык бию­ен баш­ка­руы ба­ры­сын да таң кал­дыр­ды, аны та­ма­ша­чы сок­ла­нып кү­зәт­те - бик тә сә­ләт­ле ба­ла.

Яңа Чиш­мә җи­ре ту­рын­да­гы фо­то­фильм да һәм ике сце­на­рий да "Ю­би­ле­ең бе­лән, ту­ган ра­йо­ны­быз!" те­ма­сы­на ни­гез­лә­неп тө­зел­гән иде. Һәр бү­лек­тә дә алып ба­ру­чы­лар ту­ган ягы­быз­ны, ту­ган та­би­га­те­без­не, шун­да яшәү­че ке­ше­ләр­не мак­та­ды­лар. Та­ма­ша­чы­лар исә һәр чы­гыш­ны көч­ле ал­кыш­лар­га күм­де­ләр. Ә иҗат от­че­тын исә "За­жи­га­ем вновь" җы­ры бе­лән тө­гәл­лә­деләр. Бул­дыр­ды­лар, та­лант­лы­лар үз ара­быз­да бар дип, ике­лән­ми­чә әй­тер­гә бу­ла.

Ольга Иванова.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X