Йолдызлар фестивальдә кабына
Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIII фестиваленең лауреатлары булдылар.
Яңа Чишмә йолдызчыклары Дарья Янова һәм Михаил Хорьков бик матур чыгышлары өчен «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фондының дипломнары һәм акчалата премияләре белән бүләкләнделәр.
29-30 гыйнвар көннәрендә Азнакайдагы «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагерында «Сандугач сайрар илем» XXIII балалар-яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Фестиваль Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.
Вокал-соло номинациясендә нефть төбәгенең 18 районыннан 83 яшь башкаручы чыгыш ясады. Яңа Чишмә районы вәкилләре - балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Дарья Янова Л.Добронравовның «Просьба» шигыренә (А.Пахмутова көе) язылган һәм Михаил Хорьков «Вечный огонь» җыры белән (Р. Хозак көе, Е. Агранович сүзләре) чыгыш ясап 2 дәрәҗә лауреат булдылар, шулай ук «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» хәйрия фондыннан акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Яшь йолдызлар уңышлы чыгыш ясаулары өчен беренче котлауларны үз педагоглары Любовь Коноваловадан алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев