Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Йөрәкләрне җыр белән җылытыйк

10 декабрьдә район мәдәният йортында яңачишмәлеләр өчен бик матур концерт күрсәтелде. Бу чарага бик аз тамашачы килгән булса да, ул бик җылы һәм күңелләрне сөендерерлек иде, чөнки һәр тамашачыга аерым игътибар бирелде.


- Бу концерт тамашачылар заявкалары буенча куелган кебек иде, чөнки анда һәркем үзе ишетәсе килгән җырны ишетеп, башкаручыны күрә алды, хәтта китап өчен тасма ясау буенча мастер-класста да катнашты, аны Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ирина Сударкина һәм Ирина Банцыревалар күрсәтте.
Концерт башланыр алдыннан Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Татьяна Маланчева да җыелучыларга ихлас сүзләрен җиткерде, район инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Валентина Янова авылдашларына мөрәҗәгать итте, шулай ук Татарстан Республикасы БИО рәисе Ганибаев Рифат Шагит улының сәламләү хатын укыды.
«Зажигай» төркеме, Илназ Шәйхетдинов, «Селяночка» ансамбле, Резедә Мохтарова, Гөлнур Адиевалар барысы өчен дә таныш һәм яраткан җырларын башкарып, тамашачылар күңелен күтәрделәр. Халык исә аларны көчле алкышларга күмде, концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев