Җырладылар, биеделәр...
Гаилә көне уңаеннан “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының 2 филиалында район күләмендә “Балалы солянка -2018” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 9 гаилә көч сынашты.
Чараны алып баручылар - “Ак калфак“ оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты мөдире Айгөл Вафина һәм сәнгать җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина бик яхшы сценарий әзерләгән, чара бик матур узды.
Артистларның чыгышын Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде.
Бәйге ике номинациядә узды: беренчесе “Җыр”, икенчесе - «Бию».
Барлык чыгышларны карап узгач, бәйгегә нәтиҗә ясалды: җиңелүчеләр юк, һәрбер гаилә берәр номинациядә җиңү яулады.
“Иң бердәм гаилә” исемен Тубылгы Тау авылыннан Кәримов Фәнил - Роза, кызлары Рухия алды. “Иң музыкаль гаилә” исеменә Әдәмсә авылыннан кызы Әлфинә белән Талипова Зөһрә, Чертуш авылыннан кызы Флүзә белән Хәйруллина Эльвира, Шахмай авылыннан улы Рифат белән Харрасова Ләйсән лаек булдылар. “Иң күп балалы гаилә” исемен Чаллы Башы авылыннан кызлары Фирүзә, Гөлфинә, Илсинә белән Ибраһимова Гөлшат алды. “Иң ретро гаилә ”- Акъяр авылыннан улы Әнвәр белән Халикова Рамилә.
“Бию“ номинациясендә бар да җиңүче булып чыкты. “Иң милли гаилә” номинациясендә – Әдәмсә авылыннан кызы Әмирә белән Шакирова Евгения. “Иң оригиналь гаилә” исемен Әдәмсә авылыннан кызы Әмирә белән Тухбеева Алсу алды. “Иң театраль гаилә” исеменә Тубылгы Тау авылыннан кызы Ралинә белән Әбүнәгыймова Эльвира лаек булды.
“Ак калфак“ иҗтимагый оешмасыннан бәйгедә катнашучыларның барысына да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, бәйрәм бергәләп чәй эчү белән төгәлләнде.
Айгөл Вафина,
Ак калфак“ оешмасы җирле бүлекчәсе
җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев