Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Залда бары тик хатын-кызлар гына (фоторепортаж)

Яңа Чишмәдә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концертта фәкать әниләр генә булды дисәк тә ялгыш булмас, залда да, сәхнәдә дә хатын-кызлар төп геройлар булды. Үзләренең яратканнарын бәйрәмгә озата барган өч ир-ат, әлеге «букет»та, хәтта югалып та калгандай булдылар.

Бары тик яшь артист малайлар гына сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоттылар, чөнки аларга әниләре, әбиләре, күршеләре, укытучылары һәм остазлары кул чабып утырдылар.

Чараны алып баручылар, үзләре дә яшь әниләр буларак, сәхнәдән барлык хатын-кызларны да бу бәйрәм белән котладылар, ә хәрбиләрнең әниләрен аерым билгеләп үттеләр. СВОда һәлак булган хәрбинең әнисе Татьяна Курбатовага чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев