Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Үзенчәлекле дәрес

XX гасыр башы драматургиясен өйрәнеп яткан чак. Мирхәйдәр Фәйзи иҗатына җитәрәк, күрше Шахмай авылында аңа багыш- ланган музей барлыгы искә төшмәсенме, эчкә кереп утырган кызыксыну хисе үзенекен итте. Шулай итеп, без, X сыйныф укучылары, 16 февраль көнне татар әдәбиятыннан Кадрия Гыйльманова җитәкчелегендә гадәти булмаган "дәрес" үткәрдек. Ишегалдыннан ук каршы алган...

XX гасыр башы драматургиясен өйрәнеп яткан чак. Мирхәйдәр Фәйзи иҗатына җитәрәк, күрше Шахмай авылында аңа багыш- ланган музей барлыгы искә төшмәсенме, эчкә кереп утырган кызыксыну хисе үзенекен итте. Шулай итеп, без, X сыйныф укучылары, 16 февраль көнне татар әдәбиятыннан Кадрия Гыйльманова җитәкчелегендә гадәти булмаган "дәрес" үткәрдек.
Ишегалдыннан ук каршы алган көләч йөзле Абдуллина Резедә апа безне икенче катка алып менде. Баксаң, икенче каттагы бер бүлмә нәкъ менә музей икән. Килеп керүгә, безнең игътибарыбызны бүлмәнең якты, иркен, чиста булуы җәлеп итте.Резедә апа сөйләп узган музейны оештыру тарихы безнең өчен шактый гына кызыклы булды. Ул һәрбер экспонатка тукталып, алар турында кыскача гына гомуми мәгълүмат бирде. Күрәсең, безнең кызыксынуыбызны басар өчен бу гына җитмәде. Кызлар, егетләр төрлебез-төрле якка таралып, мәгълүмат тупларга керештек. Егетләрнең күңеле М.Фәйзинең нәсел шәҗәрәсе, аның белән бәйле фотосурәтләргә тартылса, кызлар исә Фәйзуллиннар аш-су өлкәсендә кулланган, алтын белән йөгертелгән кашыклар, кытай стилендәге аш-су җиһазлары яныннан озак кына китә алмый азапландылар. Шулай ук, Сөмбел Фәйзуллинага озак еллар хезмәт иткән көмеш төсендәге сумка да игътибардан читтә калмады. Аннан соң һәр очрашу саен күркәм гадәткә кергән фотога төшәргә ашыктык.
Сыйныфташларым белән фикер алышканнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: музей белән танышу - безнең өчен чираттагы яңалык иде. Чыннан да, драматургның биографиясен портретына, шәҗәрәсенә карап өйрәнү әдәбият китабыннан укуга караганда күпкә кызыклырак икән. Нәтиҗәдә, безнең М.Фәйзи иҗатына булган кызыксынуыбыз, аның турында хәбәрдар булган белемнәребез тагын да артты. Киңәш итеп,шуны да әйтәсем килә: музей белән танышу беркемгә дә зыян итмәс, киресенчә, файдалы, мавыктыргыч мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирер. Нибары 45 минут эчендә безгә шактый мәгълүмат бирергә өлгергән, музейны оештыруда зур өлеш керткән Резедә апага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Арабызда шундый шәхесләр булганда гына әдәбиятыбыз яшәр һәм үсәр, аларга булган хөрмәт хисе кимемәсен иде. Форсаттан файдаланып, бездә кызыксыну уяткан Кадрия Кыям кызына да рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
Морадыймова Динә, Чаллы Башы мәктәбенең Х сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев