Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зирекле авылында «Татар кызы» дигән бәйге оештырылган

31 октябрьдә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында булып узган «Татар кызы» бәйгесендә Хәсәншина Әминә «Нурлы йөз» номинациясендә җинүче булган. Ул диплом һәм рәхмәт хаты, сертификат белән буләкләнгән. Бу хакта редакциягә Акбүре АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.

— Әминәбезне чын күңелдән котлыйбыз. Башкача булырга мөмкин дә түгел иде, чөнки аңарда чын татар кызына гына хас булган тыйнаклык, оялчанлык, сабырлык кебек сыйфатлар өстенлек алган. Ул бик матур итеп чыгыш ясады, сорауларга дөрес җавап биреп, гаилә традицияләрен күрсәтте, милли ризык чәк-чәк пешерү серләренә төшендерде. Жюри эгъзалары, хәтта, Әминәбезнең пешереп барган чәк-чәген авыз иткәч, телләрен дә йотты бугай. Без Әминәбез өчен бик сөенәбез һәм авылыбызда шундый чын гузәл татар кызы булырлык кызларыбыз булуы белән горурланабыз! Акбүре мәдәният йорты коллективы Әминәнең гаиләсенә дә зур рәхмәт белдерә, чөнки бу күмәк эш иде. Әминәгә алдагы тормышында да зур уңышлар теләп, чын татар кызы булып калуын телибез!

Зирекле авылында «Татар кызы» дигән бәйге оештырылган

Зирекле авылында «Татар кызы» дигән бәйге оештырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев